Яшел Үзән районында “Игътибар - балалар!” дигән профилактик чара старт алды
23 августтан 5 сентябрьгә кадәр чорда балаларның юл-транспорт белән бәйле имгәнүен булдырмау максатында Татарстан Республикасында “Игътибар - балалар!” дигән профилактик чара узачак.
2021 елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 271 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала үлгән һәм 286сы җәрәхәтләнгән.
Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә шундый ук чорда 10 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 11 бала җәрәхәтләнгән.
Профилактика чаралары барышында түбәндәгеләр оештырылачак:
- машина йөртүчеләрнең балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән массакүләм тикшерүләр;
- йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирүенә бәйле юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау;
- яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру;
- балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча акцияләр, алар барышында хокук бозучылар турында мәгълүмат алга таба профилактик эш уздыру өчен мәгариф оешмаларына җибәреләчәк;
- белем бирү оешмаларына керү юлларының торышын, юл билгеләре, тамгалар, светофор объектларның һәм коймаларның торышын тикшерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев