Яшел Үзән районында эре завод барлыкка килергә мөмкин
Яшел Үзәндә 1 млрд сумга якын инвестицияләр күләме кертелгән һәм 220 эш урыны булган эре завод төзелергә мөмкин.
Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев Төркия инвесторлары белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгында сөйләшүдә катнашты.
- «Яшел Үзән» индустриаль паркы территориясендә дөнья брендлары һәм спорт инвентаре өчен заманча сәүдә җиһазлары җитештерү предприятиесе төзү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Кертелгән инвестицияләр күләме 1 млрд. сумнан артык, булдырыла торган эш урыннары саны - 220 булыр.дип исәптә тотыла. - дип хәбәр иттеләр Яшел Үзән советы матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев