Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы яшүсмерләре өчен электрон һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыгы эшләячәк

Район башлыгы Михаил Афанасьев «Round» кушымтасы һөнәрләренең виртуаль картасын үстерү перспективалары хакында аны эшләүчеләр белән фикер алышты.

Студентлар көнендә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе - мәктәп эскәмиясеннән үк булачак һөнәр сайлау. Бу эштә «Дискавер Софт» ҖЧҖтән андроидлар өчен «Round» яңа кушымта ярдәм итә ала. Ул инде Татарстан Республикасы территориясендә уңышлы эшләп килә. Биредә яшүсмерләр практик юнәлешле биремнәр үтәргә, туры килә торган һөнәрләрне сайлап алу өчен тематик челленджларда катнашырга гына түгел, ә әлеге профильдәге белгечләр, бигрәк тә туган шәһәрләрдәге компанияләр турында белергә дә мөмкин. Район башлыгы Михаил Афанасьев белән гамәлгә кертү перспективалары турында фикер алыштылар.

Очрашуда "Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе" АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов, «Майский» теплица комбинатының генераль директорыi Илшат Ганиев, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, эре мәгариф учреждениеләре директорлары катнашты.

 

- Әлеге кушымта балаларда теге яки бу эшчәнлек өлкәсенә кызыксыну уятырга, иң туры килә торган уку йортын, практиканы яисә, алга таба, туган шәһәрендәге эшне сайларга мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.



Тиздән кушымтада Яшел Үзән компанияләре һәм предприятиеләре пәйда булачак, ә җирле мәктәп укучылары яшьтәшләре белән тәҗрибә уртаклаша алачак.

Моннан тыш, проектны эшләүчеләр Татарстанда һөнәри юнәлеш бирүче фестиваль үткәрергә планлаштыра, анда ике ай дәвамында «Round» кушымтасыннан файдаланучылар, компанияләр белән виртуаль танышып, төрле һөнәрләр буенча 15кә якын биремне үтәячәк.

Әлеге кушымтаны Play Маркеттан алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев