Яшел Үзән районы мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Яшел Үзән районы мәдәният хезмәткәрләре Әйшә мәдәният йортында һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Тармак оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнашты. Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев барлык җыелучыларны мәдәният хезмәткәре көне белән котлады.
«Безнең районда һәм шәһәрдә мәдәни традицияләр бик югары, талантлы, сәнгатькә гашыйк кешеләр, балалар белән горурланырлык. Мәдәният өлкәсендә 900 кешелек зур команда, аларның һәркайсын без кадерлибез һәм хөрмәт итәбез. Якташыбыз Динә Гарипова кебек танылган һәм иҗади кешеләрнең күбрәк булуын телим, моңа бөтен шартлар да бар. Мин мәдәният тармагының ничек эшләвеннән канәгать һәм горурланам дип әйтә алам. Без киләчәккә ышанычлы карыйбыз һәм барлык куелган бурычлар да үтәлер дип ышанам. Сезне, шулай ук һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, сезгә иң изге теләкләр телим!» - диде Михаил Афанасьев.
Үз коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән шулай ук халык иҗаты үзәгенең үсеш буенча директор урынбасары Эльвина Якупова һәм мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республика комитеты рәисе Альбина Сабитова да котлады. Аннары кунаклар иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм матур концерт белән дәвам итте, аның барышында мәдәният тармагы җитәкчеләре залда утыручылар өчен шигырьләр сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев