Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев авыл җирлекләрен йөреп чыкты, аның барышында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды

Мәсәлән, Олы Карагуҗа авылында Михаил Афанасьев «ТатЯгода» компаниясе кырларында булды.

 Биредә 3 гектар мәйданда җиләк үстерәчәкләр. Эшмәкәр Айдар Шаһиарданов район җитәкчесенә шушы көннәрдә 3 мең алмагач утыртулары турында сөйләде, алар соңыннан җиләк-җимеш бакчасына әвереләчәк. Моннан тыш, 1,5 га мәйданда брокколи һәм кейл кебек сортлы кәбестә утыртылачак. Эшмәкәрнең планнары зур: биредә хәләл агротуризм һәм күңел ачу территориясен булдыру, шул исәптән, балалар өчен дә.

"Россиядә 30 миллион мөселман, ә алар барып ял итәрлек үзәкләр, балалар белән уйнарлык аттракционнар, балык тоту урыннары һәм хәләл ризыктан авыз итәрлек урыннар юк", - ди Айдар Шагимарданов.

Ул Михаил Афанасьевтан теплицаларга килү юлын төзүне һәм территорияне киңәйтүне сорады. Район җитәкчесе, мәсьәләләрнең эшкә кабул ителәчәгенә ышандырды. Шуннан соң ул Олы Карагуҗа авыл җирлегенең булдыклы кешеләре белән очрашты, аның барышында фермерлыкны үстерү һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. ⠀

Бишнә авыл җирлегендә дә шундый ук темаларга сөйләшүләр дәвам итте. Биредә эшмәкәрләр элеккеге совхоз базасында авыл хуҗалыгы предприятиесен торгызырга, шулай ук, әстерхан чикләвеге үстерергә теләк белдерделәр. Алар барысы да район җитәкчесе тарафыннан хупланды. ⠀

Аннары Михаил Афанасьев Руслан Омаров хуҗалыгында булды, анда крыжовник, кура җиләге, карлыган, бөрлегән үстерү белән шөгыльләнәләр. Эшмәкәр район җитәкчесенә инфраструктураны үстерүгә кагылышлы үз сорауларын бирде. Алар барысы да игътибарга алыначак.

Тикшерү нәтиҗәсендә, Михаил Афанасьев Яшел Үзән районында булдыклы талантлы кешеләр җитәрлек, аларны вакытында якларга һәм агымдагы мәсьәләләр белән ярдәм итәргә кирәк, дип билгеләп үтте.

«Бездә терлекчелек һәм сөт фермаларыннан башлап, җиләк кластерларына кадәр барлык төр предприятиеләр тәкъдим ителгән. “Безнең бурыч - аларга импульс бирү, мин ышанам, аларның барысы да яхшы булачак”, - дип өстәде район җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев