Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегендә журналистлар белән брифинг узды
Очрашуда эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков агымдагы тугыз айда бүлек эшчәнлегенә һәм җинаятьчелек торышына нәтиҗә ясады.
Бу чорда, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, җинаятьләр 1,8 процентка күбрәк кы лынган. Әйтик, 2020 елда алар 1796 булса, 2019да – 1765. Шул ук вакытта алар 2,1 процентка күбрәк тикшерелгән. Мондый арту кайсы төр җинаятьләр исәбенә булган соң? Статистиканы, бигрәк тә, авыр җи наять кылулар бозган.
Хокук сакчылары җи наять ләрне тикшерүләрне җентекләп алып барса да, алар һәрдаим теркәлеп тора: 482дән 558гә кадәр арткан. Аерым алганда, алдан уйлап кеше сәламәтлегенә авыр зыян салулар – 18дән 20гә, мошенниклык – 19дан 31гә, наркотикларга бәйле фактлар 101дән 132гә һәм икътисадый юнәлештә геләре 18дән 24кә җиткән.
Гадәттә, теләсә кайсы ведомствоның эшчәнлеген һәм җинаятьчелек торышын саннар теле белән күрсәтәбез. Чөнки, шуларга карап кына төгәл нәтиҗә ясап була. Һәр елны ниндидер җинаять төрләре өстенлекле була. Полиция хезмәткәрләрен иң борчыган мәсьәлә, ул да булса, урлауларның һаман артып торуы. 2020 ел да искәрмә түгел, әмма шунысы бар, быел бакчачылык җәм гыятьләреннән, дачалардан, фатирлардан урлаулар кимеп, банк исәп-хисапларыннан, склад һәм кибетләрдән урлау очраклары арткан. Атналык сводкалардан үзебез дә гел күреп торабыз, соңгы вакытларда мошенниклар «уянды», кеше күзенә күренмичә генә «онлайн» юл белән эш итүне өстен күрә.
Айрат Ханбиков, коррупция юнә лешендәге бюджет акчасын үзләш терүгә, дәүләт заказларына бәйле авыр җинаятьләрнең ачылышын уңай яктан билгели. Мондый төрдәге ситуацияләрне ачыклау җиңел булмаса да, хезмәткәрләр нәтиҗә күрсәтә алган.
Яшел Үзәндә наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле хәлләр катлаулы тора. Бу елның тугыз аенда 171 җинаять теркәлгән: (2019 елда – 127). Шул ук вакытта, җавап лылыкка тартылучылар да күбрәк: 72 кеше (2019да – 48). Хокук сакчылары 5709,34 грамм наркотик матдәне әйләнештән алган. Сүз дә юк, Яшел Үзән наркополицейскийлары җинаять юлына басучыларны ачыклауның һәм көрәшнең бөтен ысулын да куллана.
Участок уполномоченныйларының хезмәтен, шулай ук, билгеләргә кирәк. Аларның эшен тавык та чүп ләп бетерә торган түгел, әмма алар безнең тормышны имин тоту өчен тырышлыкларын куя. Хисап чорында гына да хезмәткәрләр гражданнардан 14711 гариза һәм мөрәҗәгать кабул иткән. Бу узган чордан 5,5 процентка күбрәк.
Саннар теле белән сөйләшкәндә, җинаятьләрнең ачылышын да әйтеп узу кирәк. Быел 237 җинаять ачылып, узганыннан 26га күбрәк булган.
Көнкүреш нигезендә чыга торган җинаять очракларын да әлегә кисәтеп бетереп булмый. Аларның 2020 елда 22 фактка күбрәк кылынуы билгеле. Шундый нигездә 3 үтерү дә булган. Ә менә кеше сәламәтлегенә авыр зыян салулар узган ел дәрәҗәсендә кала.
Гадәттә статистиканы аяусыз дип әйтәләр. Чыннан да, шулай кылынган җинаятьләрне исәпкә салгач, саллы гына саннар килеп чыга. Һәм безнең тормышыбыз гел кыңгыр гамәлләрдән генә торамы әллә, дип куясың. Үзең эшләп тапмыйча чит малга кызыгулар, ялганлаулар, кеше сәламәтлегенә кул сузулар, эчкечелек, наркомания, хөсетлек, тәртипсезлек кебекләр – иртәме-соңмы суд эскәмиясенә китерә. Хокук сакчылары да йоклап ятмый бит. Беребезгә дә, кайчан килеп тотарлар икән дип, яшәргә язмасын. Югарыда әйтелгәннәрдән аз-маз булса да сабак алыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев