Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районы башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе мәктәп укучылары белән очрашты

Шәһәребезнең 5нче гимназиясендә Яшел Үзән районы башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы Артур Камалеев югары сыйныф укучылары белән очрашты.

Очрашу сорау-җавап форматында узды. Балалар барысы белән дә кызыксындылар: районның сәяси тормышыннан алып спикерның китап мавыгуларына кадәр.

- Мондый форматтагы очрашулар бик кирәк. Яшьләр белән тере аралашу - ул хәзерге чынбарлыкта бәйләүче җеп. Яшьләрнең нәрсә белән яшәгәнен, аны нәрсә борчуын аңларга кирәк, чөнки бүгенге мәктәп укучылары иртәгә шәһәр, республика һәм ил үсешенә йогынты ясаячак. Бу - безнең киләчәгебез, - диде Артур Камалеев.



Гимназиядә мондый очрашулар инде күркәм традициягә әверелде. Күптән түгел генә мәктәпкә якташыбыз-пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионы, дөнья рекордлары авторы Айгөл Ситдыйкова килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев