“Яшел Үзән психо-невралогия интернатында” коймак әзерләү буенча кулинар сәгать
“Яшел Үзән психо-невралогия интернаты”ның азмобильлеләр яши торган корпусында коймак әзерләү буенча кулинар сәгать оештырганнар.
-Биредә тәрбияләнүчеләр, саф һавада кояшның якты һәм язгы юмарт нурлары астында йөреп кайтканнан соң, бу чарада рәхәтләнеп катнашты, һәркемнең үзенә хуш исле һәм тәмле коймак порциясен әзерләү мөмкинлеге булды. Мондый чаралар монда яшәүчеләрнең ялын төрлеләндерергә һәм аларны дустанә чәй өстәле артында берләштерергә ярдәм итә, - ди тәрбияче Эльвира Мифтахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев