Яшел Үзән полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлары югалган 13 яшьлек яшүсмерне эзлиләр
13 яшьлек Сергей Авдеев 18 майда Яшел Үзәндә югалган, аны әлегә кадәр тапмаганнар. Бу хактагы мәгълүматны "Татар-информ" ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә расладылар.
Сергейның буе - 160 см, ябыграк гәүдәле, кыска сары чәчле һәм коңгырт күзле. Югалган вакытта йә ак күлмәк, кара чалбар, йә зәңгәр чалбар һәм футболкадан булган. Үзе белән кара рюкзак та бар.
Кайбер мәгълүматлар буенча, яшүсмер инде өйдән беренче тапкыр гына чыгып китми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев