Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән муниципаль районының “1нче олимпия резервы спорт мәктәбе” “Россия өмете: Татарстан Республикасы олимпия резервының иң яхшы спорт мәктәбе” республика конкурсында җиңүче булды

"2021 - спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры" республика конкурсында "Спортның олимпия төрләре" категориясендә "Осталык" номинациясендә 2нче урынны "Олимпия резервы спорт мәктәбе" спорт гимнастикасы буенча тренер Илгиз Мансур улы Хисамов алды.

"Массалык" номинациясендә башлангыч этапта спортчылар белән эшләүче тренерлар арасында грек-рим көрәше буенча тренер Андрей Николаевич Данилов 2нче урынны яулады.

Бүләкләү тантанасы 21 декабрьдә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында узды.

1нче олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Радик Шамил улы Сабитов һәм тренерлар Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы дипломнары, бүләкләр һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

Котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев