Яшел Үзән мотокроссы кабат медальләр белән
22 августта Кострома өлкәсенең Шарья шәһәрендә Воронин кубогына ярышлар узды.
Аларда Мәскәү өлкәсеннән, Владимир, Түбән Новгород, Киров өлкәләреннән, Мари Элдан, Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән 100гә якын узышчы катнашты.
Яшел Үзән данын ДОСААФ спортчылары Алексей һәм Федор Пережогин, Вадим Макаренко яклады.
Команданың лидеры Алексей Пережогин үз узышында икенче урынны алды һәм 25 катнашучы арасында "көмеш"кә лаек булды.
Спортсменны котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев