Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев Яшел үзән укучыларына Мәскәүгә сәфәр бүләк итте

Яшел Үзәндә "Җырлы май" («Поющий май») шәһәр хор коллективлары конкурсында җиңүчеләрне илебез шәһәрләренә сәфәр белән бүләкләү традициясе бар.

Быел иҗади конкурста 3 нче гимназиянең җыелма хоры җиңүче булды. Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев #mikhail.afanasyev118 балаларга Мәскәүгә сәфәр бүләк итте. Укучылар шәһәр паркларында һәм скверларында, Воробьевка тауларында, Мәскәү-Сити комплексында булдылар, шулай ук шәһәрнең үзәк урамнары буйлап йөрделәр.

Исегезгә төшерәбез, гимназия хоры Олег Газмановның "Мой храм" җыры белән "Җырлы май"ны яулады, чөнки егетләр бу җырны Мәскәүдә Коткаручы Христос чиркәве фонында башкарырга карар кылганнар.

Сәфәрнең кульминациясе - Кызыл мәйданда уза торган «Спас манарасы» Халыкара хәрби-музыкаль фестивалендә булу.

Яшел үзәнлеләр шәһәр мэрына искиткеч сәфәр оештырганнары һәм онытылмаслык хис-тойгылары өчен рәхмәт белдерә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев