Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән лагерьлары тикшерелдеТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Яшел Үзән районының балалар лагерьларында булды

Ул иминлек чараларының ничек үтәлүен бәяләде, шулай ук «Горьковец» һәм Ильинкадагы М.Җәлил исемендәге лагерьда туклануның ничек оештырылуы белән танышты.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте республиканың кайбер лагерьларында туклануны оештыру буенча ачыкланган хокук бозулар турында сөйләгәннән соң, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тиеш ле йөкләмә бирде.

Яшел Үзән районында барлыгы 10 лагерь бар, шуларның икесе муниципаль. Өченче смена кызганнан-кыза бара. Әйтик, «Горьковец» сәламәтләндерү лагерында гына да хәзер 130 бала ял итә, аларның 80%ы яшел үзәнлеләр. Калган балалар Казаннан һәм респуб ликаның якын-тирә районнарыннан.

– Туклану сыйфаты яхшы оештырылган, соңгы елларда күп эш башкарылды, җиһазлар алыштырылды. Дүртенче сменада балаларның ялын тиешле дәрәҗәдә оештыру буенча Яшел Үзән лагерьларында барысы да көйләнгән инде, – дип нәтиҗә ясады Татьяна Ларионова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев