Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзән хуҗасыз этләрне тотуга 2,4 млн сум сарыф итәргә планлаштыра

Район матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, сукбай хайваннарны тоту белән «ТР ТКХ департаменты» МБУ шөгыльләнә. Быел оешма йортсыз хайваннарга ярдәм итү буенча «КОТ и ПЕС» хәйрия фонды белән 124 501,64 сумлык килешү төзегән.

"Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез: электрон аукцион үткәрү планлаштырыла. Сукбай этләрне тоту буенча муниципаль контрактны март уртасына төзү күздә тотыла, бүлеп бирелгән акча лимиты — 2 482 598,36 сум».

 

Февраль ае буе шәһәр халкы хуҗасыз хайваннардан зарланды. Шәһәр буйлап йөрүче этләрнең фотосурәтләре социаль челтәрләрдә даими урнаштырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев