Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән кешесе тәртип сакчыларыннан качарга тырышкан һәм берничә машинага зыян китергән

Ир-ат кулга алынган.

Яшел Үзән кешесе ЮХИДИ хезмәткәрләреннән китәргә омтылып, шәһәрнең бер йорты ишегалдында туктап торган берничә машинага зыян китергән. Ачыкланганча, ир-ат хокуктан мәхрүм ителгән булган һәм руль артына исерек килеш утырган.

Килеп чыккан хәлне урам видеокүзәтү камераларына язылган. Машина зур тизлектә ишегалдына керә һәм борылышта торган автомобильләргә бәрелә. Тупикка эләккәч, ул машинадан чыга, ләкин аны шунда ук автоинспекторлар куып җитә.

Хокук бозучы артыннан озак йөрергә туры килә. Постта эшләүче ЮХИДИ хезмәткәрләре шикле машинаны күреп алалар һәм машина йөртүчегә туктарга кирәклеге турында билге бирәләр, әмма ул тормоз педаленә басмаган, ә тизлекне арттырган гына.

Ул вакытта салонда пассажир булган, әмма куу вакытында ул машинадан чыга алган.

Ярый әле исерек машина йөртүченең юлында очраклы үтеп баручылар булмаган.

Ишегалдында куелган машина хуҗалары гына корбан булган. Мөгаен, алар хокук бозучыдан китерелгән зыян өчен компенсация таләп итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев