Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән – икмәкле!

Икмәк – тормыш нигезе, ди халык. Бүгенге көндә өстәлендә ипи тормаган бер генә йорт та юктыр, мөгаен. Яшел үзәнлеләрне һәм якын-тирәдә яшәүчеләрне һәр көнне яңа пешкән иң кыйммәтле дә һәм иң кадерле дә хуш исле нигъмәт белән «Яшел Үзән икмәк комбинаты» тәэмин итә.

Әлеге предприятиенең моңа кадәр яуланган казанышларына тагын берсе – «Россиянең иң яхшы 100 товары» мәртәбәле конкурсының «Сыйфат тәме» номинациясендә «Татарский» ипие белән җиңүе өстәлде. Продукция җитештергәндә барлык дәүләт һәм технологик нормаларны үтәү – комбинатның югары уңышларга ирешүенең середер. Эшләрен җиренә җиткереп, барлык таләпләрне үтәп, күңел җылысын да кушып башкаргангадыр, икмәкләре бик тәмле һәм беркайчан да, сатып алучысын көтеп, кибет киштәләрендә озак ятмый.

Тарихи белешмә

1935 елда шәһәребездә яңа икмәк пешерү заводына нигез салына. Ул сугыш елларында, мичләре утын белән ягылуга, барлык эшләр кул белән башкарылуга карамастан, тәүлегенә 40 тоннага хәтле икмәк пешерә. Ассортимент та бик тыйнак, нибары ике төрле була. Ә бүгенге көндә «Яшел Үзән икмәк комбинаты»  Татарстан Республикасында ипи һәм кондитер ризыклары җитештерү буенча әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе. Менә  инде ул 80 елдан артык,   районыбызны гына түгел, Казан һәм Волжск кебек шәһәрләрне дә үзенең сыйфатлы продукциясе белән тәэмин итә.
2002 елдан җитәкчелек Лариса Гордеевага күчә. Аның кулы астында завод яхшы якка үзгәрде: продукциянең сыйфаты күтәрелде, күптөрлеләнде, халыкка хезмәт күрсәтү сферасы киңәйтелде.
– Любовь Бучеева кебек урынбасарларым һәм һәр белгеч, һәр хезмәткәр үз урынында, үз вазифаларын белеп, җиренә җиткереп башкарганда – эшләр гөрләп бара, уңышлар да җиңел яулана. Рәхмәт аларга! – ди Лариса Викторовна.

Үткән белән бәйләнеш

Бүгенге директор оешманың еллар дәвамында тупланган традицияләрен саклый һәм көндәлек хезмәттә куллануын дәвам итә. Арыш ипие элекке кебек үк кетердәп тора торган тышлы, йомшак һәм тәмле эчле, хуш исле. Сатып алучылары да аңа тугры кала бирә. Предприятие төзек, цехларда шартлар булдырылган, технологик җитештерү даими камилләшә, җиһазлар яңартыла.
Бүгенге көндә заводта 350дән артык кеше эшли. Биредә утызар ел һәм династияләре белән хезмәт итүчеләр дә бар.  Продукция ассортименты 85тән артып киткән һәм аның һәр төре шулай ук күңел җылысы белән пешерелә. Бигрәк тә «Маисовый», «Ржаное чудо», «Ржаное чудо с семечками» кулланучылар тарафыннан сорала. Комбинат, гомумән, беренче чиратта халык мәнфәгатьләрен  исәпкә ала. Кибет киштәләреннән тиз арада юкка чыкмаган товар җитештерүдән алына, аның урынын яратып ашала торганы тулыландыра.

Продукция

Базар шартларында эшләү их­тыяҗ элеккеге кебек ипи-батоннарның массакүләм сортларына гына булмавын, беренче чиратта ассортимент төрлелеген таләп итүен ачыклады. 2-3 төрле күмәч һәм шуның кадәр үк арыш ипие пешереп сату гына җитми. Шуңа да «Яшел Үзән икмәк комбинаты»нда   яңа эзләнүләр һәм күптәнге рецептларны камилләштерү өстендә һәрдаим эш алып барыла. Шул ук вакытта һәр җитештерелгән продуктның сыйфаты  ГОСТ нормаларына һәм кабул ителгән технология шартларына тәңгәл килә.

Продукция төрләре:


Төп һәм сортлы ипиләр;

Күмәчләр (сдоба);

Прәннекләр;

Печеньелар;

Кекслар һәм пирожныйлар;

Тортлар  (заказ)

Чәкчәкләр (заказ)

 

Лаборатория

Мичтән чыккан һәр ризыкның «тел-теш» тидермәслек булуын, «А»дан алып «Я»га кадәр әзерләү процессын  инженер-технолог Эльвира Нигъмәтуллина контрольдә тота. Технологик чылбырның беренче этабы булып китерелгән чималның характеристикасын билгеләү тора.  Кичтән аның һәрберсе (он, сөт, күкәй, май һ.б.) комбинатның үзендәге лабораториядә «энә күзеннән» үткәреп кабул ителә. Он сыйфатына  аерым игътибар бирелә. Специалист аның дымлылыгын, җилемчәлеген (клейковина) тикшерә. Әгәр дә чимал таләп ителгән күрсәткечләргә туры килми икән, ул заводта кулланылмый. 

Лабораториядә шулай ук әзер продукцияне дә техник шартларга, санитар-гигиена һәм башка нормаларга тәңгәллеген тикшерәләр.  Контроль узган чимал һәм икмәк ризыклары гына куллануга озатыла.
Шәһәр йоклый, ә ипи пешерүчеләр инде аякта. Иртүк кибет киштәләрендә икмәк булсын өчен, алар икешәр сменага бүленеп хезмәт итә. «Яшел Үзән икмәк комбинаты» эшләү өчен хезмәткәрләренә барлык шартларны да булдыра. Тулы социаль пакет, хезмәт хакы үз вакытында, ашханәләрендә тук­лану ярты бәядән, елга бер тапкыр түләүле ял, читтән йөреп эшләүчеләргә юл чыгымнары кайтарыла. Шуңадыр да кадрларның еш алмашынуы күзәтелми.        
Һәрдаим һөнәри дәрәҗәләрен үстереп торучы тәҗрибәле хезмәткәрләр һәр көн кырыктан артык төрле икмәк һәм утыздан артык кондитер эшләнмәләрен җитештерү өстендә эшли. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә «Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ бик күп россиякүләм уздырылган конкурслар лауреаты булды. «Торты и пирож­­ные-2007год» бөтенроссия смотрында «Вдохновение» һәм «Сөембикә» тортлары көмеш медальгә лаек дип табылды. Икмәк пешерү буенча җиденче Россия кубогында (Луи Лесаффр кубогы) «Хлеб» һәм «Декоративная выпечка» номинацияләрендә  комбинат, III урынны яулап, диплом белән бүләкләнде. 2017 ел ахырында «Татарский» ипие белән «Россиянең иң яхшы 100 товары» бәйгесендә «Сыйфат тәме» («Вкус качества»)   мәртәбәле призы иясе булды.
Озак еллар эшләү дәверендә, икмәк һәм кондитер ризыклары базарында «Яшел Үзән икмәк комбинаты» үзен ышанычлы һәм өметле җитештерүче буларак танытты һәм шулай аталырлык хокукы барлыгын исбатлады. Ә иң мөһим бәяне бирүче, әлбәттә, халык үзе.

Илсөя Завилейская фотолары.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    фотолар тәмле, ашыйсы килеп китте, кызлар)))

    Теги: Яшел Узэн Зеленодольский хлебокомбинат 100 лучших товаров России лауреат