“Яшел Үзән” елмая
Мәзәкләр
Судья малайдан сорый:
- Әйт әле, кем белән каласың килә - әтиең беләнме, әллә әниең беләнме?
-Компьютерның кемдә калуына карап!
***
Ике наркоман Австралиягә килә һәм көнгерәне күрә.
-Әгәр аларның чикерткәләре шундый икән, киндерләре нинди булуын күз алдына китерәсеңме?
***
Карт яһүд үләргә ята. Бөтен туганнарын җыя.
-Йортны, машинаны, саклык кенәгәсен баҗайга васыять итәм, ә иң зур байлык - сәламәтлек дип, көн саен колак итемне ашаган хатыныма – спорт тапочкаларымны.
***
-Ирләрнең уңышлы өйләнүе ничек була соң ул?
-Кулны агулы еланнар мыжгып торган капчыкка тыгып, тузбашны тартып чыгару!
***
Бәдрәфкә кайчан ишек куясың инде?
Әй... Анда урларлык нәрсә бар соң?
Фото https://zabavnik.club/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев