Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән» бүләкләре хуҗаларын тапты

Бу атнада укучылардан килгән квитанцияләр уйнатылды.

Елга ике тапкыр, подписка кампаниясе тәмамлангач, укучыларыбыздан килгән квитанцияләр белән бүләкләр уйнату инде бер күркәм традициягә әйләнде.
Подписчикларыбыз бу уенга шуның кадәр өйрәнеп китте ки, хәтта бәйге хакында игълан итмәсәк тә, «Яшел Үзән»гә язылып куюга, квитанцияләрен редакциягә юллый башлый иде. Менә ничек итеп, бүләк уйнатмыйсың да, дусларыбызны сөендермисең инде!

Әйе, бу юлы квитанцияләр аеруча күп килде. Чөнки бүләкләребез дә, суыткыч, телевизор кебек кыйммәтле булмаса да, хуҗалыкта кирәкле. Ә иң мөһиме, чын күңелдән. Юрганыбызга карап, аягыбыз ны сузабыз инде.

Шулай итеп, 268 квитанция арасыннан 9 укучыбыз җиңүче булды.

1.Сөлгеләр комплекты – Карашәмнән М.Зиннәтуллина;
2.Аш-су бүлмәсенә электрон үлчәү – Бәчектән Марат Гыймадиев;
3.Кулчатыр – Яшел Үзәннән Д.Баһаветдинова;
4.Термокружка – Карамалы Таудан Р. Җәлалов;
5.Бәрәңгегә агу сиптергеч – Норлаттан Хәлимә Шакирова;
6.Таба-гриль – Мулла Иленнән Вәсилә Шакирова;
7.Удлинитель – Айдардан Фирдинә Зәбихуллина;
8.Аш-су бүлмәсе наборы (алъяпкыч, бияләй, тоткыч) – Күгештән Нурдидә Шәгиреева;
9.Инструментлар өчен әрҗә – Юынчыдан Рәфис Йосыпов.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм бүләк алу өчен редакциябездә көтеп калабыз. Үзегез белән паспорт, ИНН, страховое свидетельство алырга онытмагыз. Сорауларыгыз булса, 5-68-03 телефоны аша шалтыратыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев