Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән батырлары Сабан туена кадәр бил чыныктыра

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Норлат авылы спорткомплексы бинасында яшь спортчыларның татарча көрәш буенча Республика турниры уздырылды. Чын ир-егетләрнең ныклыгын, көчен сыный торган әлеге бәйге якташыбыз, СССРның спорт мастеры, Татарстан республикасының атказанган тренеры, шулай ук, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Диләр Хәлилов призына иде. Әлеге бәйгегә Казан, Яшел Үзән шәһәрләреннән, Лаеш, тау ягы районнары Буа, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, районыбызның Күгәй, Мулла Иле, Танай авылыннан барлыгы йөзгә якын спортчы катнашты.

Әлеге чара тантаналы төстә С.Сәйдәшев маршы астында көрәшчеләрнең парады белән башланып китте. Ярышның җитдилегенә басым ясагандай, илебез һәм Республикабызның, әләмнәрен күтәрү, гимннарын тыңлау да, көрәшчеләрдә генә түгел, тамашачыларда да патриотик рухны арттыргандыр. Парадны әлбәттә, легендар көрәшче Диләр Хабул улы үзе кабул итте. Яшьләргә уңышлар, җиңүләр теләгәннән соң, чират Казаннан килгән кунаклар белән танышуга җитте. Алар исә, Республикабызның «Каздорстрой»  җәмгыяте генераль директоры Равил Гарипов, Россия Тэквондо федерациясе җитәкчесе, дөнья һәм Европа чемпионы, Диләр Хәлиловның улы Дамир Хәлилов, ТРның көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, «Ак барс» көрәш сарае җитәкчесе урынбасары Фәрит Шәйхетдинов, ТРның «Агрохим» үзәге җитәкчесе Әнәс Локманов, Яшел Үзән шәһәре «Исток» балалар һәм яшүсмерләр клубы җитәкчесе Марсель Гыйбадуллин авыл башлыгы  Ринат Баһаветдиновлар иде. Батыр якташыбызга ТРның көрәш буенча президиум рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов исеменнән Рәхмәт хаты белән исемле сәгатьне
Р. Хәйруллин тапшырды. Өлкән абыйларының сәламләү сүзләреннән соң, бәйге башланды. Ул ике келәмдә барды,беренче келәмдә 2006 нчы елгы һәм яшьрәкләр булса, икенче келәмдә 2002 нче һәм 2005нче елгы көрәшчеләр бил алышты.
Менә ул, чын безнеңчә, милли көрәш. Әле яшь кенә булсалар да җиңүгә омтылышларын да, җиңелү күз яшьләрен дә яшерми алар. Кечкенәдән физик яктан чыныгып, ныгып үсәләр.

Көрәш бит әле ул, безнең гореф-гадәтләрне, телебезне, милли йолаларыбызны, динебезне дә онытмыйча саклап калырга ярдәм итүче спорт төре дә. Ярышлар башланганчы ук, Диләр Хабул улы белән әңгәмә корып алдык, үзебезнең Тау Иле, Мамадыш авылы көрәшчеләрен искә төшердек, аларның көрәш алымнарына карата фикерләрен әйтте, улы Дамирның уңышларына горурлануын, оныгының да спорт белән ныклап шөгыльләнүен белдерде. Бик ачык, аралашучан, гади икән ул көрәшче якташым.

Беренче келәмдә хөкемдар ролендә районыбызны таныткан егет көрәшче Рәмзис Заһидуллинны күргәч, горурланып куйдым, менә бит, әле үзенә дә унсигез яшь кенә, ничек сабыр гына, гадел итеп уенчыларны хөкем (бу сүз бик ошамый) итә. Илебез чемпионатында җиңгән Рәмзискә, дөнья чемпионатында катнашу хокукы бирелгән, әле ул 1-2 мартта Мамадыш шәһәрендә узачак республика ярышына хәзерләнә. Кызганыч, көрәш Олимпия уеннарына кертелмәгән, Рәмзис анда да сынатмас иде.

Тулырак материал газетаның җомга санында (№15).

Алия Кульбарисова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы милли көрәш батырлар Сабантуй