Яшь гвардиячеләрнең күркәм гамәлләре
«Бердәм Россия Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы үзенең туган көне алдыннан (16 ноябрьдә) «15 хәерле көн» марафонын башлап җибәрде.
Яшел Үзәндә марафон кысаларында беренче чара шәхси саклану чараларын бушлай тарату акциясе булды. Барлыгы 500дән артык бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеге таратылды.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә "маска режимы", әлеге чаралар коронавирус таралуын туктату өчен кирәк. Яшь гвардиячеләр медицина битлекләрен узып баручыларга Яшел Үзән үзәк урамында халык күп җыелган урында бушлай таратты.
- Маска режимы - яңа коронавируслы инфекция таралуны тоткарлый торган кирәкле чара. Битлек киеп кенә калмыйча, аны һәр 2-3 сәгать саен алыштырырга, кешеләр күп җыела торган урыннарда булмаска, социаль дистанцияне сакларга кирәк, - дип ассызыклады Бердәм Россия Яшь гвардиясенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсе җитәкчесе Дмитрий Вәлиев.
1-15 ноябрь көннәрендә яшьгвардиячеләр көн саен игелекле эшләр башкарачак, мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтәчәк, социаль тернәкләндерү үзәкләренә һәм балалар йортларына барып, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев