Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшь буынга күрсәтмәсен

1932-33-45 еллар...

Нәрсәгә тотынсаң да шул юклык, җитешсезлек: эш кораллары, хуҗалык кирәк-яраклары, тоз, керосин, шырпыларны әйткән дә юк. Без күргән нужаларны сөйләсәң... Ходай һичбер адәм баласына күрсәтмәсен.
Яшәдек инде... тиресне дә күз карасыдай җыеп, җәен кыш өчен ягулык әзерли идек (кирпеч сугабыз). Күрше авыллардан да ялланып эшләүчеләр килә иде. Ул 20-25 сотый бәрәңге бакчасы, аны да бит көрәк белән эшкәртәсе, кырда да бәрәңге участогы. Ялан кулга көрәк сабын тотып, сөял чыгып бетә иде. Елый-елый сукага җигелүләр, әти сука башында, ә без абый белән ат урынына. Күрше малайлары Фәтхуллиннар, Габделҗановлар, Дамир белән Дамирә керә иде. Әле бит мәктәпкә дә барасы, чаңгы-чана шуасы, дәрес әзерлисе дә бар. Боларны бүген нәрсәгә язасың дисезме? Безнең яшь буынга, бала-чагаларга мондый михнәтне күрергә язмасын диюем. Тормышыбыз бүгенгедәй мул булсын, исәнлектә яшәргә насыйп булсын инде барчабызга да.

Рәшидә Тимергалиева.
Акъегет-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев