Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярсу кадаклары

Бик кызу канлы, сабырсыз егет яшәгән. Бервакыт аңа әтисе кадаклар салынган капчык биргән һәм ярсуын тыеп кала алмаган һәр очрак саен койма баганасына бер кадак кагарга кушкан.

Беренче көнне багана да берничә дистә кадак булган. Икенче атнада ул үзенең ярсуын тыеп калырга өйрәнгән һәм баганада кагылган кадаклар саны көннән-көн кими башлаган. Кадак кагуга караганда, дәртеңне контрольдә тотуның җиңелрәк икәнен егет аңлый башлаган.

Бер дә бер көнне ул бер генә тапкыр да кызып китми. Бу турыда ул әтисенә сөйли һәм әтисе аңа:
– Менә хәзер инде үзеңне һәр «йөгәндә» тоткан саен, баганадагы бер кадакны суырып ал, – ди.

Вакыт уза һәм егет әтисенә килеп, баганада бер кадак та калмавын әйтә. Шуннан соң әтисе аның кулыннан ала да, теге багана янына алып килә:
– Син тырыштың һәм булдырдың. Әмма, күрәсеңме, баганада никадәр тишек калды? Ул инде беркайчан да элекке кебек шома булмаячак. Кешегә нинди дә булса начар, авыр сүз әйтсәң – шушы тишекләр кебек ук яра кала. Һәм ничә тапкыр гафу үтенүеңә карамастан, алар бөтенләй эзсез югалып, томаланмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев