Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярдәмчем үсә диярлек булсын!

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Яшел Үзән» газетасы «Ярдәмчем үсә» дигән фото һәм видео лар бәйгесе игълан иткән иде.

Аның максаты – бәгырь җимешләребезне кечкенәдән хезмәт сөючән, ярдәмчел, игелекле, башкаларга булышырга атлыгып торучы битараф булмаган буын тәрбияләү һәм аларны башкаларга да үрнәк итеп күрсәтү булды.
Балаларын кечкенәдән кул арасына кертеп, һәрнәрсәнең җаен белеп үссеннәр дип тырышучы гаиләләр күп икән. Безнең социаль челтәрләребездә #минәтиәнибаласы хештегын җыеп, катнашучыларның барысы белән дә таныша аласыз. Гаҗәпкә калырлык! Ра йоныбыз ул-кызлары камыр ризыклары да пешерә, мал-туарны да ашата, әтисе белән ат та җигә, яшелчәгә су сибә, кыс касы, барлык хуҗалык эшләрендә активлык күрсәтә. Норлаттан юлланган Нурислам Сибгатуллин видеосын гына карагыз әле. Үзе оста итеп сөйли, үзе өчпочмакларны җиңел генә җаен белеп ясый, әнисенең уң кулы үсеп килүе әллә кайдан күренә. Бу видеоны караган саен кәеф күтәрелә. Мулла Илендә яшәүче күп балалы Садыйковлар гаиләсендә һәммәсе эш белән тәрбияләнә. Бәйгедә катнашучы нәни кызлары Гүзәлия үзеннән ике тапкыр зуррак тырмавычтан да курыкмый, малларга печән әзерли. Тау Иле авылыннан Айнур белән Айдар Җамалиевлар әниләренә исә бакчада төп ярдәмчеләр. Шушы тырыш егетләр су сипкәч, яшелчәләр мул булып үсәчәк инде. Бәйгедә аеруча актив катнашкан бакырчылыларга афәрин диясе килә. Гомумән, әлеге конкурста катнашу өчен генә түгел, ә һәрдаим балаларыбыз өй җыештырып, ашарга пешереп, ат җигеп, чүп утап, эш әмәлен белеп, тормышка яраклы егет-кызлар булып үссеннәр иде. Бүгенге яшәү рәвешебезне элеккегесе белән болай да чагыштырырлык түгел, күп эш җиңеләйде. Аның каравы замана баласы гаджетлар колына әверелә башлады. Әлбәттә, эшчән, тырыш, аек акыллы малай-кызлар тәрбияләү һәр әти-әнинең төп бурычы.
Ә инде бәйгегә килсәк, соңгы берничә көндә лидерны сайтыбызда тавыш бирү юлы белән билгеләдек. 1275 тавыш җыеп, халык күңелен яулаган фото номинациясендә Мулла Иленнән Нияз Рәхмәтуллин җиңүче булды. Калган ике номинациядә иң-иңнәрне редак циябезнең жюри әгъзалары билгеләде. Иң оригиналь фото-видео дип Норлаттан Нурислам Сибгатуллин, ә иң «ми-ми-мишный» фото исеменә лаеклы дип Бакырчыдан Рәсим Сәлахиев табылды. Гәрчә соңгы номинациягә бик күпләрнең эшләре туры килерлек иде.
Барлык катнашучыларга рәхмәтебез не җиткерәбез. Киләсе бәйгеләребездә дә шулай актив булырсыз дип ышанабыз. Ә җиңүчеләрне редакциябездә истәлекле бүләкләр тапшыру өчен 6 июньнән көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев