Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгын корбаннары арта

Аның чираттагысы Карамалы Тау бистәсендә яшәүче 65 яшьлек ир-ат булды.

Фаҗига төн уртасында чыга. Янгын сүндерүчеләрне күршедә яшәүчеләр чакырта. Урынга килеп җиткән 154нче янгын-коткару часте хезмәткәрләренә өй эчендә кеше булуы турында да алар җиткерә. Агач йортны ут ялмап алган була инде. Шаһитлар сүзләренә караганда, йорт хуҗасы берүзе яшәгән.

Спиртлы эчемлекләрне дә еш кулланган. Аның кечкенә генә такта йорты күбрәк бакча өен генә хәтерләткән. Анда электр дан башка, газы да, суы да юк.
Күршеләрнең куркуы юкка булмый. Йорт хуҗасының үле гәүдәсе, янгынны сүндергәч, җимерек корылмалар арасыннан табып алына.

ЯҮМР буенча янгын кү зәтчеге бүлеге инс пек торларының якынча мә гъ лүматларына караганда, янгын һәлак булган ирнең ут белән саксыз эш итүеннән чыккан. Янгын корбаннарының артуы сәбәпле, шәһәр һәм район кешеләренә ут белән бик сак булырга һәм үз йортларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә.

Альберт Гайфетдинов, инспектор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев