Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ялганчылар, яки ничек миңа кредит алдылар

Интернет-мошенниклык җиде адым белән үсә.

Банктан карта буенча шикле операцияләр ясалуы турында хәбәр итеп шалтыратулар алмаган кеше юктыр хәзер. Мошенниклар моның белән генә тукталмый. Яңа схема онлайн-банкинг ярдәмендә кредит рәсмиләштерүне күздә тота.

Аннан соң «банк хезмәткәр ләреннән» шалтыратулар, «белгечтән белгечкә» күчерүләр, кредит суммасын арттыру һәм куркытуның башка ысуллары китә. Мондый басымга түзә алмыйча, кеше акчасын алырга һәм аны мошенниклар исәбенә күчерергә мәҗбүр була.
Башка кешеләр белән мондый хәлләр булганда, безгә: «Мин барысын да беләм һәм минем белән мондый хәл булмас», кебек тоела. Әмма алдакчылар кармагына бик акыллылар да эләгә. Алар гражданнарның операцияләре һәм документлары турында шулкадәр киң һәм ышанычлы мәгълүматны каян ала? Мошенниклар банк хезмәткәрләре белән бер булып эшлиме? Ничек ышанмаска? Башка кеше өчен кредитны ничек түләмәскә? Бу сорауларга компетентлы органнар гына җавап бирә ала, ә әлегә алар дәшми, шулай булгач, безгә үзебезне үзебезгә якларга кала.

Мошенниклар кармагына ничек эләкмәскә?
Интернеттан алынган товарлар өчен түләүгә аерым карта булдыру яхшырак һәм акчаны түләр вакыт җиткәч кенә күчерергә кирәк. Бу картага хезмәт хакы, хезмәтләр өчен түләүләр, электрон бонуслар килмәве әйбәт.
Шул рәвешле, әгәр әлеге карта мошенникларга эләксә дә, сезнең аннан урларлык акча булмас. «Банктан» шалтырату килгәндә смс-кодларны беркемгә дә хәбәр итмәскә кирәк. Әгәр сез, әңгәмәдәшнең басым ясавын тойсагыз, телефонны сүндереп, банкка үзегез мөрәҗәгать итегез.
Ничек кенә ышандырсалар да, картадан сезнең катнаштан башка килгән акчаны алмаска, күчермәскә кирәк. Чөнки сезнең счетка акча килү һәм аны алу кредит белән килешүне аңлатачак. Бу очракта банк кредит килешүе сезнең ризалык белән төзелгән дип санарга мөмкин.
Банкларның онлайн-кушымталарыннан мөмкин кадәр азрак файдаланырга тырышыгыз. Әлбәттә, хәзерге шартларда бу шактый катлаулы. Интернет-сәүдә, штрафларны, салымнарны, ТКХ өчен түләүләрне гадиләштерү процедура сы – болар барысы да мондый ку шымталарның бик зур бонусы булып тора. Мошенниклар да, мондый кушымта булмаганда, аны урнаштыру һәм анда шәхси мәгълүматларны күрсәтү зарурлыгына сезне күндерергә маташыр.
Санап үтелгән гамәлләрнең уңайлы булмавы белән килешергә мөмкин, әмма акчаңны саклап калу күпкә мөһимрәк. Мошенниклык гамәлләре нәтиҗәләреннән чыгып, «батучыны коткару – батучының үз эше», – дип раслауның дөреслеккә туры килүен аңлыйсың.

Әгәр кредит рәсмиләштерелгән һәм сез картадан акча алып, мошенникларга күчергәнсез икән, нишләргә?
Банкка мөрәҗәгать итәргә. Кредит килешүе төзегәндәге барлык доку ментларның (анкета, кредит килешүе, исәп буенча өземтә, иминият килешүе һ.б.) оригиналлары яки банк раслаган күчермәләрне бирүне сорарга.

Мобиль операторга мөрәҗәгать итәргә һәм афера көнендә сезнең номерга кергән шалтыратуларны бастырып чыгарырга.

Мошенникларны җаваплылыкка тарту турында гариза белән полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә. Гаризага банктан һәм мобиль оператордан алынган документларны теркәргә.

Шуннан соң банк белән эш алып барырга, иминият килешүе төзелгән очракта, аны өзү турында сорарга кирәк. Банкка сезнең катнашыгыздан башка кредит рәсмиләштерү факты буенча эчке тикшерү үткәрү һәм кредит килешүен өзү үтенече белән мөрәҗәгать итәргә.

Килешүне өзү өчен нигез итеп, бурычка акчаның сезнең рөхсәттән башка алынуын күрсәтергә.
Санап үтелгән гамәлләр максималь оперативлыкны таләп итә.
Алга таба гамәлләр банк һәм хокук саклау органнары гамәлләренә бәйле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев