Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялган хәбәрчегә җәза каты

Терроризм турында ялган хәбәр тараткан өчен Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексына үзгәрешләр кертелгән.

Бу хакта Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Людмила Тосакова хәбәр итүенчә, «телефон террорчыларына» җәза хәзер күпкә катгыйланган. Мәсәлән, андыйларга штраф суммасы 500 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Болардан тыш, инфраструктура объект­ларына (сәламәтлек саклау, мәгариф, ял итү, спорт, пассажир транспорты,  хокукый һәм финанс-кредит характерындагы хезмәтләр күрсәтү учреждениеләре) карата, шулай ук власть органнары эшчәнлеген тотрыксызландыруга юнәлтелгән  террорчылык актлары турында ялган хәбәр биргән  өчен дә җаваплылык катгый.
 

Соңгы очракта  телефон террорчысы 6 елдан алып 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Әгәр дә  әлеге гамәлләр  саксызлык аркасында кеше үлеменә, яисә сәламәтлегенә авыр зыян китерсә,  андый телефон террорчысы 8 елдан алып 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә.

Бу үзгәрешләр 2018 елның 9 гыйнварыннан үз көченә кертелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев