Җәяүлеләр тикшерелә
Яшел Үзәндә быел машина йөртүчеләр 3 җәяүлене бәрдергән инде (2 ДТП җәяүлеләр гаебе белән чыккан). 2019 елда бу сан – 2.
Гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатыннан, ЮХИДИ инспекторлары 24 гыйнварда Ленин һәм Татарстан урамнарында җәяүлеләрне тикшерү буенча профилактик чара уздырган.
Әлбәттә инде, алар арасында да юл йөрү кагыйдәсен үтәмәүчеләр бар. Бу юлы ЮХИДИ хезмәткәрләренә кагыйдә үтәмәгән 17 җәяүлене туктатырга туры килгән.
Машина йөртүчеләр дә кимен куймый. Әйтик, берсенең - полисы, икенчесенең кенәгәсе булмаса, 2 машинаның номеры пычрак булган. Өч машина йөртүче иминлек каешы кимичә генә руль артына утырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев