Ял көннәренә һава 26 градуска кадәр җылыначак
Татарстанда температура төшкәннән соң яңадан җылыну башланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.
Бүген көндез урыны белән Татарстан Республикасы көнбатышында кыска вакытлы яңгыр һәм көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Шимбә, 8 майда, синоптиклар шулай ук алмашынучан болытлы һава вәгъдә итә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, уртача җил. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 6-11 градустан югарырак, көндезге сәгатьләрдә 19-24 градуска кадәр җылылык күрсәтәчәк.
Якшәмбе, 9 майда, төнлә явым - төшемсез булачак. Һава температурасы 7дән алып 12 градуска кадәр җылы булачак. Көндез һәм кичен урыны белән яңгыр көтелә, көчәйгәндә 15 метрга кадәр көчле җил.
Көндез максималь температура 21-26 градустан югарырак булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев