Якынлашып килгән ел безгә нәрсә әзерли?
2022 елда россиялеләргә яңа ташламалар 2022 елның 1 гыйнварыннан РФ да эшмәкәрләр һәм гади россия леләр өчен берничә ташлама барлыкка киләчәк. Пенсияләр артачак, гражданнарның күбрәк категория ләре җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана алачак, тагын бер төрле салым барлыкка киләчәк. 2022 елда дәүләт россиялеләргә ни белән ярдәм итәргә планлаштыра?
Ташламалы йөрү
1 гыйнвардан җәмәгать транспортыннан файдалануга яңа төбәк ташламалары кертелә. Шулай ук пассажирлар һәм шәһәр яны поездларында 18 яшькә кадәрге күп балалы гаилә балалары бушлай йөри алачак. Хәзер ташламадан 16 яше тулмаганнар гына файдалана ала. Ә бушлай йөрү бала укыган очракта гына озайтыла иде.
Пенсияләрне индексацияләү
- 1 гыйнвардан иминият пенсия ләре 5,9%ка артачак.
- 2022 елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе ай саен уртача 18 520 сум тәшкил итәчәк.
- 2022 елда социаль пенсия ләр 1 гыйнвардан түгел, ә 1 апрель дән 7,7%ка индексация ләнә. Әлеге түләү пенсионерларның яшәү минимумы артуга пропорциональ рәвештә индексация ләнә.
1 августтан эшләүче пенсионерларның шәхси исәп-хисабына 2021 елда эшләгән баллары өстәләчәк.
Социаль ярдәм алу процессы гадиләштерелә
2022 елның 1 гыйнвардан со циаль ярдәм алу процессын җиңе ләйтүче закон үз көченә керә. «Больничный лист» хәзер, һичшиксез, электрон рәвештә формалаштырыла, ягъни хезмәткәрләргә эшкә яраксызлык кәгазен эш бирүчегә алып килергә кирәкми. «Больничный» номеры федераль иминият фондына һәм эш бирүчегә җибәрелә.
Мәҗбүри социаль иминият кысаларында пособие билгеләү һәм түләү турыдан-туры федераль социаль иминият фондыннан алып барылачак. Хезмәт хакы, йөклелек һәм бала табу буенча мәгълүматлар эш бирүчегә җибәреләчәк, бала туу турындагысы – ЗАГС базасыннан. Алынган мәгълүматлардан чыгып, ФСС йөклелек һәм бала карау буенча пособие билгеләячәк.
Яңа салым түләве
2022 елда тренажер залларына һәм фитнес-клубларга килүчеләр физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре өчен тотылган акчаларның бер өлешен кире кайтара алачак. Кире кайтару күләме – чыгымнар суммасының 13%ы, әмма елына 15 600 сумнан да артык булмаска тиеш.
Башка сүзләр белән әйткәндә, 2022 елда фитнес-клубка абонемент өчен 20 000 сум бирсәгез, сезгә 2 600 сум (20 000*0,13) кире кайтарылачак. Тотып калуны 2022 ел нәтиҗәләре буенча рәсмиләштерергә, ә 2023 елда гына алырга мөмкин.
Салым акчасын үзеңә һәм 18 яшькә кадәрге балалар өчен дә алып булачак. Тик бу акчаны ел дәвамында НДФЛ түләгән гражданин гына кире кайтара ала. Салым билгеләүнең гадиләштерелгән системасы булган шәхси эшмәкәр һәм үзмәшгульләр бу түләүне ала алмый.
Исәп- хисап ясау өчен тагын бер шарт – спорт клубы ел саен хөкүмәт раслый торган тиешле исемлеккә кертелгән булырга тиеш.
Җәмәгать туклануына ташлама
1 гыйнвардан җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче компания ләр һәм шәхси эшмәкәрләр иминият взносларының түбәнәйтелгән тарифларыннан файдалана алачак. Ул 15% тәшкил итә (пенсия иминия тенә – 10%, медицина иминия тенә – 5%) һәм ел башына хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан артып киткән хезмәткәрләргә кагыла. Әмма ташламалар алу өчен берничә шартны үтәргә кирәк. Әйтик, хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача саны 250 кешедән күбрәк, ә оешманың еллык керем күләме 2 млрд. сумнан артмаска тиеш.
Хезмәткәрләрне ялга җибәрү арзанрак булачак
Оешмаларга хезмәткәрләр өчен туристлык һәм шифаханә юлламалары алу җиңелрәк булачак. 2022 елның 1 гыйнварыннан хезмәткәргә һәм аның 18 яшьтән кечерәк балаларына (яки 24 яшькә кадәрге студентларга) бирелгән путевка бәясенә НДФЛ салынмый. Бу, хәтта керемгә салым буенча базада сатып алуга чыгымнар исәпкә алынган очракта да хәл ителә. Ел дәвамында хезмәткәр берничә юллама алса, НДФЛ түләүдән беренчесе генә азат ителә. 2021 елда балалар өчен юлламаның яшь чиге 16 яшь иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев