Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яков Геллер Яшел Үзән районында булды

Яков Геллер Яшел Үзән районында булды: "Кече ватан турында сораганда, мин «Олы Ачасыр», - дип әйтәм Олы Ачасыр авылына 1300 елларда нигез салынган дип санала. Аның туган тарихын танылган татар фикер иясе һәм мәгърифәтче Каюм Насыйри үз язмаларында җентекләп тасвирлаган. Бүген бу яшәү өчен шартлары булган авыл, аның үз мәктәбе, мәдәният йорты һәм уникаль туристик объект - Каюм Насыйри музее бар.

Кичә кече ватанга Татарстан Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Вениаминович Геллер килде. Алар Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев белән бергә урамнар буйлап уздылар һәм берничә объектта булдылар.

- Хәзер йөрәк башка төрле тибә, - диде Яков Вениаминович җирле мәдәният йортына кергәч. Биредә аны халык җырлары вокаль ансамбле каршы алды, кунак аларны гаилә тарихының бер өлеше белән таныштырды.

- 76нчы елда КАМАЗга киткәндә, әни миңа: «Ярар, борчыласы юк, татарлар безгә үләргә ирек бирмәделәр һәм сиңа да югалырга бирмәячәкләр», - диде... Ул моны нәрсәне күз алдында тотып әйткәнен мин ул вакытта аңламадым. Ә ул, немецларның Житомирга кергәндә, алар шәһәр янында кечкенә генә бистәдә урнашкан... гаилә 27 июль көнне соңгы поезд белән шәһәрдән чыгып китәргә өлгергән, 12 сентябрьдә аларны Паратскида төшергәннәр, анда аларны Сабировлар гаиләсе сыендырган. Әнигә ул вакытта 13 яшь була.

Яков Вениаминович гаиләсе сугыш вакытында Олы Ачасырга эвакуацияләнә. Алар биредә 5 ел яши. Вениамин Геллер сугышка авылдан китә, әмма 1944 елда яралана. Кайткач, ул гаиләсен авылдан алып китә, әмма күңеле шунда тарта. Яков әтисе белән авылга «Рәхмәт!» әйтергә 1999 елның 9 маенда кайтканнар.

Кунаклар мәктәптә һәм авылның атаклы музеенда булдылар.
- Мәктәпне саклап калу өчен, бөтен көчне куярга кирәк. Без ташландык авыл хуҗалыгы җирләре, яңа эш урыннары булдыру белән шөгыльләнәчәкбез. М12 яңа трассасы барлыкка килү белән кешеләр бирегә тартылачак, - диде Михаил Афанасьев.

Республиканың өлкән буынының һәм балаларның да иң яраткан туристик урыннарының берсе - Каюм Насыйри музее.

- Боларның барысын да ничек саклап кала алдыгыз? - Яков Вениаминович музей-йорт экспозициясен чын гаҗәпләнү белән карап чыкты. Биредә дистәләрчә еллар дәвамында борынгы, бөек мәгърифәтченең уникаль предметлары тупланган.

Күп кенә экспонатлар сакланган, шул исәптән татар галиме үз куллары белән ясаган җиһазлар, рецептлар китабы һәм кечкенә тартмачыкта әстерхан чикләвеге зурлыгындагы кулъязма Коръән.

«Илаһым, үзем өйрәнгәннәрне башкаларга җиткерер өчен мин белмәгән фәннәремне өйрәнергә ниятлим», - Каюм Насыйриның бу гыйбарәсен барлык мәктәпләрдә дә элеп куяр идем. Бу - безнең тарих, безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез, - дип билгеләп үтте Яков Геллер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев