Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яклыйк һәм саклыйк – алар безнең киләчәгебез

Җәйнең беренче көнендә, 1 июньдә, дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәләр. Бу – халыкара статусына ия булган иң беренче бәйрәм.

 Китап балаларны Аллаһ биргән бүләк һәм фатиха дип атый. Балалар – бу дөнья явызлыкларыннан сакларга кирәкле байлык ул.

Балаларны яклау көнен үткәрү турындагы карарга 1925 елда Женевада узган Бөтендөнья балалар иминлегенә багышланган конференциядә нигез салынган. Мондый үзенчәлекле көнне булдыру ихтыяҗы аларның чыннан да безнең яклауга мохтаҗ булган күп кенә куркынычлар булуы турында сөйли. Бәйрәмне рәсми рәвештә 1949 елның ноябрендә Парижда Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе конгрессы карары белән оештыралар. Балаларны яклау көнен беренче тапкыр 1950 елда билгеләп үтәләр.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң балаларның иминлеге мәсьәләсе аеруча кискен тора. Ул вакытта ятим балалар проблемасы беренче чиратта хәрби югалтулар һәм катлаулы тарихи хәл белән бәйле булса, хәзер «социаль ятимлек» дип атала, ул чакта балалар йортларына имин булмаган гаиләләрдәге балалар эләгә, шуңа күрә авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итү һәм аларны гаиләләргә урнаштыру – балаларны яклау көнендә искә төшерү мөһим бурыч.

Яшел Үзәндә 1 июнь көнне балалар өчен күп төрле чаралар оештырылачак һәм әлеге дата зур бер бәйрәмгә әверелер, үзләрен кадерле һәм кирәкле итеп тоярлар дип ышанабыз.

  • 10:00-12:00 – «Авангард» паркы – «Оранжевое настроение» – сәламәтлекләре чикле балалар өчен бәйрәм (мастер-класслар, махсус велосипедта ярышлар, әдәби кунак бүлмәсе, айкидо буенча күрсәтмә чыгышлар);
  • 10:00-13:00 – Тарихи-мәдәни мирас музее мәйданы – «Бәхетле балалачак» – мастер-класслар, уен һәм күңел ачулар;
  • 17:00-19:00 – «Родина» паркы - «Сәлам, көтелгән җәй!» (интерактив элементлары белән концерт программасы), «Зур дөньяның бәләкәй балалары» (буккроссинг, әдәби викториналар, мастер-класс), «Могҗизалы кәгазь», «Кызыклы алфавит» (мастер-класслар), «Минем спортлы җәем» (спорт чаралары, роликлар һ.б.), сәүдә нокталары эше (туңдырма, татлы сулар, балалар сувенирлары, батут, таган, карусель);
  • 17:00-19:00 – Мирный бистәсендәге «Каенлык» паркы (Березовая роща) – «Каенлык» паркының тантаналы ачылышы, «Җәй, балачак һәм дуслар» концерт һәм уен программасы, «Менес трель» курчак театры башкаруында «Петрушка хикәятләре», конкурслар, «Минем спортлы җәем» (спорт чаралары, роликлар һ.б.), сәүдә нокталары эше (туңдырма, татлы сулар, балалар сувенирлары, батут, таган, карусель);
  • 18:00-19:00 – Горький исемендәге мәдәният йорты, аның янындагы мәйданчык, зур зал – асфальтта ясалган рәсемнәр бәйгесе, табышмаклар, иҗат төркемнәре концерты.

Балаларыгыз белән бәйрәмгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев