Яхшылык кылу сирәгәйде, шуңа гаҗәпләндерә
Игелек кыл да, суга сал, дисәләр дә, мондый якташларыбызны күрсәтү кирәк дип саныйбыз.
Социаль челтәрләр, интернет буш вакытыбызны бик нык ала, дип соңгы вакытта зарлансак та, аның файдалы яклары да, уйлап карасаң, күп икән бит.
Шөкер, «Яшел Үзән» газе та сының yashel-uzan.ru сайты, «Вконтакте», «Инстаграм», «Фейсбук» һәм башка социаль челтәрләре көннән-көн җанлырак эшли, газета белән укучы арасындагы күперне тагын да ныгыта. Без моңа шатланып туя алмыйбыз.
Әле менә бер көнне, инстаграм челтәрендә подписчигыбыздан үзенчәлекле бер сорау килеп иреште. Ул безгә: «Мохтаҗ гаиләләр исемлеге сездә юкмы, ярдәм итә алмыйсызмы?» дип мөрәҗәгать итте. Әлбәттә, андый исемлек бездә юк һәм аны социаль яклау бүлегендә генә табарга була. Хәлебездән килгәнчә, Илсинә исемле укучыбызга булыштык һәм аның белән элемтәгә кердек.
Илсинә Гыймадиева Норлат авылы кызы, бүгенге көндә 10 айлык һәм 7 яшьлек ике баласын тәрбияли. Шуңа да карамастан, хәленнән килгән кадәр, шушы, беребез гә дә җиңел булмаган чорда, ярдәм итү теләге белән яна. Аның бу эшендә ярдәм итәрлек терәге дә бар.
– Җырчы Гүзәл Уразова видеосыннан, аның шулай, күп балалы, аз керемле гаиләләргә ярдәм итүен күрдем дә, миндә дә шул теләк уянды. Мораль яктан җиңел булды, димәс идем. Ватсапта әниләр төркеме бар, анда мөрәҗәгать иткәч, ялгыз әбиләр, күп балалы гаиләләр турында белдем. Барлыгы 10 пакет әзерләдем.
Анда иң кирәклесе: он, карабодай, дөге, шикәр комы, тушенка, чәй, майонез, рулет салдым. Һәм шушы күчтәнәчләремне өйләренә алып килгәч, ничек шатланганнарын, аннан бигрәк, гаҗәпләнеп караганнарын күрсәгез икән! Бу хис-кичерешләрне сүз белән генә аңлатып булмый. Яхшылык эшләү дигән гамәлне онытып барабыз икән бит, – дип сөйли Илсинә.
Мөмкинлек булса, киләсе айга да бу эшләрен дәвам итәргә исәпләре.
Кайвакытта артистларга, җырчыларга, мактанмагыз, игелек эшлисез икән, башкаларга кычкырып йөрмәгез дип, акыл сатарга яратабыз. Күргәнегезчә, мондый хәерле гамәлләре белән алар башкаларга да үрнәк күрсәтеп, этәргеч тә бирә икән бит. Әнә, «Майский» теплицалар комбинаты» җитәкчелеге дә читтә калмаган.
Биредә эшләп, лаеклы ялга чыккан 600 хезмәткәренә үзләре җитештергән продукция салынган күчтәнәчләр биргән. Аларны җирле волонтерлар тараткан.
Ике көннән изге Рамазан ае башлана. Тирә-юнебездәгеләргә ярдәм итү өчен тагын бер мөмкинлек туа. Тирә-күршеләрегезгә булса да, күз салыгыз әле. Бәлки алар нәкъ менә сезнең ярдәмгә мохтаҗдыр. Волонтерлар хезмәтеннән файдаланасыгыз килсә, авыл җирлегенә мөрәҗәгать итегез. Яхшылык җирдә ятмый ул....
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев