Ягулык сезоны тәмам
Урамда һава температурасы 8 градустан да югарырак тора, шуңа да бу атнаның дүшәмбесендә Яшел Үзән территориясендә ягулык сезоны тәмамланды.
Тиешле карарны районның Башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Сапожников имзалады. Анда шулай ук, әгәр дә кинәт көннәр суынып китсә, җылылык кабат бирелү турында да әйтелә. Бу хакта район Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев