Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа әсәр — рухи азык

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезнең игътибарга тагын бер авторның әсәрен тәкъдим итәбез.

Ул – югары белемле педагог, профессиональ аш-су остасы, ресторан һәм кафелар тотучы эшмәкәр ханым Равилә Шәйдуллина-Муратның «Ялантауга ай кунган» исемле иҗат җимеше. Җиде оныкның дәү әнисе буларак, ул балалар өчен шигырьләр дә яза. «Сихәтләнү», «Алмагач дәресе», «Батыр малай», «Мүкләк белән Сөзгәк» һ.б. китаплар авторы. 
«Ялантауга ай кунган» повесте күңелләрегезгә хуш килер, дип ышанып калабыз.

Авылга Зәйтүнә кайтып төште. Яңа гына борын асларына кара төкләр чыга башлаган, тавышларына ирләр төсмере кергән яшь-җилкенчәк малайлар арасыннан гармунчы Әгъләм:
Карагыз әле, Урал якларыннан Фатыйма түтиләргә кунак кызы кайткан, — диде. — Шундый матур, ди. Татарча да белә икән. Ну бүген үзем эләктерәм кунак кызны. Әле миңа бер генә кыз­ның да карышканы юк. Чөнки бер генә аулак өйнең дә Әгъләмнән башка узганы юк. һы-һы, гармунчысыз аулак өй буламыни! Ягез, бичер үткәреп карагыз миннән башка! — дип, черт итеп ирләрчә төкереп куйды ул.
Ялантау буенда көтү көткән малайлар дәшмәделәр. Әгъләмнең борын югары. Каршы төшсәң, колун балта хәтле йодрыгы белән яңак төбеңә менеп төшәргә дә күп сорамас. Ул әле малайлардан биш яшькә олырак та.
– Кыз кемгә карар бит әле. Шайтаныма кирәкме аңа синең татарча гармун уйнавың? Ул Свердлауда, урыслар арасында үскән. Әле татарчасы да ипилек-тозлык кынадыр, — диде Хыя­лый Сәет.
Малайлар арасында шау-шу купты. Алар таралып киткән маллары турында да оныттылар. Сыерлар акрын гына уҗымга кереп бара иде.
Әгъләм:
— Чукындыра хәзер персидәтел, — дип, маллар артыннан чапты.
Озын Исмәгыйль:
— Сыерлар күбенсә, персидәтелгә хәтле әти иманыңны укыта әле синең, — дип кычкырды.
Малайлар барысы да басуга таба йөгерделәр.
Малларны, су эчертеп, көндезге туп­лауга җыйганда, инде эсселеккә түзәр әмәл калмаган иде. Малкайлар Ялантау буенда ышык җирдә бергә тупландылар. Малай-егетләр исә, Ялантау итәгендәге зур ташка утырып, әниләре биреп җибәргән төенчекләрен чиштеләр, тамак ялгап алырга җыендылар.
Шешәдәге сөтләрен килә-килешкә чишмә суына тыгып калдырганнар иде. Төенчекләрендәге күкәй, инде майлары сеңеп беткән кара ипи телемнәре, дарудан бушаган кечкенә банкаларга тутырылган повидло, бер-ике баш суган, кабыклы бәрәңге, шырпы тартмасына салынган эре тоз — барысы да таш өстәлгә тезелде. Табын уртак иде.
Сыерлар, мыш-мыш килеп, койрык­лары белән шап-шоп кигәвен куалар. Сирәк-мирәк кенә ямансулап, мөгрәп алалар. Күктә тургай сайрый. Айба тавы буенда ап-ак казлар яңа гына каурый чыгара башлаган бәбкәләрен тилгәннән саклый. Төрле чәчәкләр белән чуарланган яшел тугайда бал эзләп йөргән эшчән умарта кортлары бызылдый. Дүртәр канатлы энә карак­лары болынны иңләп әйләнәләр. Әнә чуар канат күбәләк, чәчәк дип белеп, шайтан таягына килеп кунды.
— Егетләр, карагыз әле, теге күбәләкнең йөрәгенә энә кадалды, ахры, бик тиз очып китте, — диде нечкә күңелле Хыялый Сәет. 
Сәеткә «Хыялый» кушаматын авыл малайлары такты. Ул сүгенү сүзләре кушып сөйли торган авыл малайларыннан кай ягы беләндер аерылып тора иде. «Таллыкта былбыл ничек өзгәләнә, аны сөйгән яры ташладымы икән әллә? Карагыз әле, малайлар, елый түгелме соң ул?» — дип шаккатыра. Мондый хисләрне аңлый алмаган малайлар чигәләренә бармакларын куеп күрсәтәләр — җүләр бу, янәсе.
«Җүләр» сүзе малайга ябыша алмады. Ә менә «Хыялый» дигәне Сәеткә чәп итеп ябышты.
 

Дәвамын газетада укыгыз (№52)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев