Яңа сезон - яңа дизайн: НТР 24 телеканалы бизәлешен тулысынча яңартты
Беренче февральдә НТР 24 телеканалы эфирга яңа дизайн белән чыгачак. Без эфир бизәлешенең төсле палитрасын тулысынча үзгәрттек.
Яңа дизайн, ак төсне кушып, кара зәңгәр һәм яшел төсләрдә эшләнә. Профессиональ дизайнерлар әзерләгән берничә варианттан телетамашачылар төсләрне үзләре сайлады.
Интернет-ресурслар да читтә калмады. NTR-24.RU сайты, YouTube-канал һәм барлык социаль челтәрләр хәзер яңача күренештә.
Мөгаен, телестудиядә иң кардиналь үзгәрешләр булгандыр: анда видеостена пәйда булды. Хәзер яңалыклар чыгарылышлары югары сыйфатлы төгәл сурәтләнгән видео һәм фото-коллажлар белән тулыландырылачак.
Визуаль ребрендинг белән бергә яңалыклар концепциясе дә яңартылды. Яңалыклар элеккечә туры эфирда чыга, әмма хәзер тагын да оператив һәм динамик булачак: турыдан-туры кушылулар, экспертлар һәм графикалар күбрәк.
Ә тагын НТР 24тә яңа слоган барлыкка килде. "Чын хыял шәһәре" - нәкъ менә шушы өч сүз, безнең фикеребезчә, шәһәр кешеләренең Түбән Каманы яшәү өчен тагын да уңайлырак итәргә теләүләрен белдерә. Моны НТР 24 телеканалы да тели һәм үз материаллары белән гомуми эшкә үз өлешен кертергә тырыша, һәм уңышлы дип уйлыйсы килә, чөнки Татарстанда ВЦИОМ тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча НТР 24 телеканалы төбәк яңалыклары сегментында лидер булды. Түбән Кама халкының 42% НТР 24не карый. Төбәк каналлары арасында бу карау өлешенең иң югары күрсәткече.
«Тамашачылар безнең тырышлыкларны бәяләр дип ышанабыз. Без хәзерге трендларга һәм түбән Кама кешеләренең сорауларына туры килергә тырыштык. Дизайн һәм студияне алыштыру җиңел түгел. Безгә монда «Татмедиа» ААҖ баш предприятиесе белгечләре һәм җитәкчелеге ярдәм итте. Хәзер алга таба хәрәкәт итәрбез. Яңа телевизион сезонда НТР тамашачыларын башка үзгәрешләр дә көтә. Якын арада кызыклы проектларны ике телдә эшләтеп җибәрү планлаштырыла», - дип сөйләде НТР медиахолдингы җитәкчесе һәм НТР 24 телеканалының баш мөхәррире Наталья Рәҗәп-Алиева.
Исегезгә төшерәбез, яңалыклар чыгарылышлары НТР 24тә 18:00 (татар телендә) һәм 19:00 (рус телендә) күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев