Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа проекттагы ике кораб суга төште

Яшел Үзән предприятиесендә төзелеп, әле генә табадан төшкән «Александр Парфенов» һәм «Всеволод Пересыпкин» исемнәре алган лоцмейстерлык суднолары Төньяк диңгезгә китәчәк.

А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы бер генә бәйрәмне дә, Россия күләмендәгесе булсынмы, Татарстанныкымы, буш кул белән гади генә каршы алмый. Республикабыз көне якынлашкан көннәрдә предприятие тагын ике судноны суга төшерде. Тагын икене дип әйтүем, чөнки әле кайчан гына ике «Грачонок»ны файдалануга тапшыру тантанасында булган, завод хезмәткәрләре белән бергә шул шатлык белән уртаклашкан идек.

Әлеге игезәкләр кебек булган лоцмейстерлык судноларына горькилылар «Александр Парфенов» һәм «Всеволод Пересыпкин» исемнәрен биргән. Гадәттә, нинди исем кушасың, алар шундый була дип әйтәләр. Ә бу кораблар күренекле шәхесләр, институтларга җитәкчелек иткән галимнәр исемен йөртеп, диңгез киңлекләрендә яшел үзәнлеләр йөзенә тап төшермәс.
Аларның икесе дә Россия өчен стратегик яктан мөһим булган Төньяк диңгез юлы инфраструктурасына хезмәт күрсәтәчәк.

– Яшел Үзән заводы коллективы хәрби кораблар гына түгел, ә гражданлык судноларын да ясый алуларын тагын бер тапкыр исбатлады. Шулай итеп, ил җитәкчелеге куйган тагын бер бурычны – оборона предприя тиеләренең гражданлык продукциясен дә җитештерү бурычын үти, – дип билгеләп узды тантанада үзенең сәламләү чыгышында ТРның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

Яңа корабларны суга төшерүгә багышланган тантанада, шулай ук, ТРның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Росатом» дәүләт корпорациясенең Төньяк диңгез юллары дирекциясе директоры урынбасары Максим Кулинко һәм башкалар катнашты.

– Гадәттәгечә без судноларга нигез салабыз, аларны суга төшерәбез, әмма һәр вакыйга чын бәйрәм булып тора. Бала туып, аны бала тудыру йортыннан чыгарган кебек. Яшел Үзән һәм Горький заводы – бердәмлекнең бер өлеше, кешеләр – безнең горурлык! – дип билгеләп үтте Яшел Үзән районы башлыгы, шәһәр мэры Михаил Афанасьев.

Чынлап та, һәр кораб бу предприятие дә чын профессионаллар, осталар куллары белән төзелә, аларның һәрберсенә җан җылысы өрелә. Шуңа да инде дәүләт хәзер заводка хәрби корабларны гына түгел, гражданлык юнәлешендәге суднолар ясауны да ышанып тапшыра. Чөнки һәр продукция югары сыйфатлы итеп җитештерелә. Горькилыларның әле мондый типтагы судноларны ясаганы булмаган. Ике елда алар ике корабны төзеп өлгереп, суга да төшергән.
«Диңгез инженерлык бюросы» эшләнмәсенең BLV03 проекты суднолары Ice3 боз класслы лоцмейстерлык судноларыннан гыйбарәт һәм Төньяк диңгез акваториясендә навигация җайланмаларын йөртәчәк һәм аларга хезмәт күрсәтәчәк, белгечләрне һәм төрле судноларга кирәкле башка төрле җиһазларны илтеп тапшырачак. Югары тотрыклылыгы белән аерылып торганга күрә, гидрографик тикшеренүләрдә дә кулланылачак. Кыскасы, бер сүз белән – алар хезмәт күрсәтүче-ярдәмче суднолар исәбенә керә. Алар бик зур булмасалар да, функцияләре киң.

Әлеге суднолар «Гидрографик предприятие» ФДУП өчен гидрографик флот төзү һәм модернизацияләү буенча «Росатом» дәүләт корпорациясе программасы буенча «Төньяк диңгез юлы» федераль максатчан проекты кысаларында төзелә. Программа 2024 елга кадәр 5 яңа судно төзүне һәм гамәлдәге 3 судноны модернизацияләүне күздә тота. Судноларны Төньяк диңгез юлы портлары акваториясендә куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм порт инфраструктурасын үстерү максатларында эшләр башкару өчен җәлеп итү планлаштырыла.

Соңгы тапкыр Арктикада эшләү өчен билгеләнгән мондый кораблар Финляндиядән 30 ел элек суга төшерелгән.
Тантананың рәсми өлеше кысаларында завод хезмәткәрләрен билгеләп үттеләр. Мөхтәрәм кунаклар завод хезмәткәрләренә ведомство бүләкләре тапшырды. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Рамил Әхмәтдиновны бүләкләделәр. Моннан тыш, Михаил Афанасьев Алим Ширинскийга, Марсель Сәлимуллинга, Игорь Харьковка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Чара ахырында хач әниләре (дәүләт заказчысы вәкилләре) һәр судноның төп өлешенә шампан шәрабы шешәсен бәреп ватты. Бу күптәннән килгән матур традиция.

Яшел Үзән корабларына бозлы диңгезләрдә хәерле йөзүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев