Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа ковид-чикләүләрнең үтәлешен Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тикшерәчәк

Рейдлар битлек режимын тикшерүгә охшаш булачак.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең яңа чикләүләр кертү турындагы карарын ТР Эчке эшләр органнары һәм ТР контрольдә тоту буенча вәкаләт бирелгән 12 органы башкарачак. Бу көчләр белән рейд тикшерүләре, шулай ук битлек режимын тикшерү үткәреләчәк. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Миләүшә Җамалиева хәбәр итте.

Ул конференцияләр, белем бирү һәм күргәзмә чаралары бер кешегә 4 квадрат метр дистанция белән 100 кеше тутырылганда һәм алдан хәбәр иткәндә мөмкин булуын аңлатты. Урамда 200 дән артык кеше катнашында чаралар рөхсәт ителгән. Театрларда, циркларда, концертларда тулылык 50% - әмма 500 кешедән дә артык түгел.

Чараларда залның 70% тулы булуы барлык персонал һәм оештыручылар вакцинацияләнгәндә, барлык тамашачыларның QR-кодлары булганда мөмкин. Санитар-эпидемиологик хәлне күзәтүче комиссиягә мөрәҗәгать чара башланганчы 7 көн кала бирелә.

Зур мәйданчыкларда зур рәсми, тамашалы күңел ачу чаралары 50 процентка тутырылырга тиеш, әмма 500 кешедән дә артмаганда. Персонал, оештыручылар һәм барлык катнашучылар вакцинацияләнгәндә, тамашачыларда кодлар булганда 70 процент тулыланырга мөмкин, ләкин 1 ай алдан килешү булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев