Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа корабка нигез салынды

29 октябрьдә А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында MPSV07 проектының авария-коткару судносы корпусына нигез салу тантанасы булды.

Бик күп функцияләр үтәргә сәләтле бу кораб боз шартларында һәм чиста суда бәлагә тарыган судноларга ярдәм күрсәтү һәм коткару эшләре алып бару, балыкчылык, диңгезләрдә нефть һәм газ чыгару районнарында кизү тору, кешеләрне коткару, эвакуацияләү һәм урнаштыру, медицина хезмәте күрсәтү, диңгез судноларын, йөзә торган объектларны һәм корылмаларны буксировкага алу һәм башкалар өчен каралган. Проекты Санкт-Петербургта эшләнгән бу универсаль кораб төзүне безнең Яшел Үзән заводына ышанып тапшырулары юкка түгел. Моны бәйрәмдә чыгыш ясаучылар да ассызыклады. Биредә эш башлыйлар икән, сүздә торачаклар һәм куелган бурыч вакытында үтәлеп, файдалануга тапшырылачак.

Әлеге чараны предприятиедә бәйрәмчә, дәртле җыр-биюләр белән башлап җибәрделәр. Завод хезмәткәрләре төзелеп беткән корабларны тапшыруны да, аларга нигез салуны да һәрвакыт менә шулай күңелле уздыра. Чөнки һәр корабка хезмәткәрләрнең бөтен осталыгы, тырышлыгы, көче, җан җылысы салына. Шуңа күрә Яшел Үзән кораблары Төньяктагы бозлы диңгезләрдә булсынмы, җылы Көньяк сулык ларындамы, үзләренең чыдамлы һәм сыйфатлы булуларын исбатлап тора.

Ә монысы исә теләсә нинди авыр хәлләргә эләккән корабларны да коткарачак, бозлыклар да, әллә нинди аварияләр дә киртә булып тормаячак. Бары шуны гына теләргә кала: мондый корабларны тыныч шартларда гына кулланырга язсын, сугышлар гына булмасын.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Хөкүмәте, дәүләт заказчысы, Яшел Үзән муниципаль районы хакимияте, «Ак Барс» Холдинг компаниясе» АҖ, «Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе» АҖ, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ, шулай ук проект төзүче һәм контрагент оешма вәкилләре катнашты.

Тантаналы митингны ачып җибәргән «Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең генераль директоры Александр Филиппов җыелучыларны шушы истәлек ле көн белән котлады һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, заказ бирүче компания җитәкчелегенә, «Ак Барс» Холдинг компаниясе администрациясенә нәтиҗәле хезмәт алып баруга мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул, шулай ук, барлык катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәмнәр – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрикләде.

Хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов исеменнән аның урынбасары Иван Колчин тәбрикләү сүзләре җиткерде. Ул яңа суднога нигез салуны завод коллективы өчен генә түгел, ә республика сәнәгате өчен мөһим вакыйга булуын билгеләп, Татарстан Хөкүмәтенең республика предприятиеләренә бөтен төрле ярдәмне дә күрсәтәчәген ассызыклады.

«Диңгез коткару хезмәте» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Валерий Тарануха, катнашучыларны котлап, MPSV07 проектының
4 МВт егәрлегендәге күп функцияле корабның судноларны һәлакәттән коткару эшләрен башкару өчен билгеләнүе турында әйтеп узды.

– Завод коллективын бәйрәм вакыйгасы белән ихластан котлыйм, – диде Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев. – Шушы көннән яңа судноның тормышы башлана да инде. Безнең заводның мөһим дәүләт бурычын үтәгәндә бервакытта да сынатканы юк. Бу юлы да заказның төгәл үтәләчәгенә шик юк.
«Ак Барс» Холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров судноның вакытында һәм сыйфатлы итеп төзеләчәгенә ышаныч белдереп, предприятиенең барлык хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Тантана ахырында мәртәбәле кунак ларга яңа судно корпусына истәлек тактасы кую хокукы бирелде.
Чара Россия флоты өчен корабльләр төзү һәм тапшыруга зур өлеш керткән предприятие хезмәткәрләрен, ТР Хөкүмәтенең, Яшел Үзән муниципаль районының ведомство бүләкләрен, «Ак Барс» Холдинг компаниясе һәм «Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясенең Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев