Яңа елда – яңа үрләр
Кышкы каникул чорында Күгәй авыл җирлегендә махсус план нигезендә төрле юнәлештәге чаралар узды. Декабрьдә авылның нәкъ үзәгендә боз мәйданчыгы ачылгач олысы да, кечесе дә дөньяларын онытып тимераякта шуды, хоккей уйнады. Менә кайда ул чын рәхәтлек!
Күптән түгел безнең авылда татар-башкорт көрәше буенча Күгәй авыл җирлеге башлыгы призына бәйге уздырылды. Ярышка районыбызның Күгәй, Мулла Иле, Татар Танае, Карагуҗа, Осиново яшь көрәшчеләре белән беррәттән Апас, Чүпрәле, Лаеш егетләре дә килде. Анда 7-15 яшьлек яшүсмерләр көч сынашты.
Спорт бәйрәмен алып баручы Хөршидә Гайнуллина турнир кунаклары белән таныштырды. Балаларны Яшел Үзәннең «Исток» балалар-яшүсмерләр клубы җитәкчесе Марсель Гыйбадуллин, авыл башлыгы Фәния Хисаметдинова, күмәк хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйруллин сәламләде.
– Милли көрәш бәйгесе берүк вакытта ике бурычны күздә тота, – диде Марсель Гыйбадуллин. – Яшьләрне патриотлык рухында тәрбияли һәм туган илен якларга сәләтле көрәшчеләр булырга әзерли.
– Әлеге бәйгене оештыруга, иганәчеләр табуга зур өлеш керткән Алмаз Шәйхенуровка рәхмәтемне белдерәм, – диде авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова һәм иганәчеләрне атап үтте. Менә алар – Чаллы шәһәреннән депутат Марсель Мингалиев, эшмәкәр Рушан Фәсхетдинов.
Көрәш келәме җиңү бәхетеннән тамган күз яшьләрен дә, гаҗизләнеп сыкрануларны да күп күтәрә. Менә шулай бер көрәшче, иренен җәрәхәтләп алды. Табиб аны көрәшкә кертмәскә тырышса, тренеры аның сәламәтлеге өчен борчыла, ә егетнең бирешергә исәбе юк. Нәтиҗәдә җиңде ул. Алмаз Шәйхенуров шулчак түзмәде:
– Спортта уңышка ирешү өчен, иренмәскә, үҗәт булырга кирәк. Саф һавада йөрү, физик эш белән шөгыльләнү мөһим. Авырлыклар каршында югалып калмагыз! – диде.
Ярыш булгач, җиңелүләр дә булмый калмый. Хәтта күз яшьләре дә. Әмма спортчылар көрәшә-көрәшә генә ныгый, остара. Менә көрәш бәйгесенең җиңүчеләре дә билгеле булды. Күгәй командасыннан Мурат Гайнуллин, Мурат Шәйхенуров, Рөстәм Зиннәтуллин, Булат Шәйхенуров I урынга лаек булды.
Ә Фәнил Ихсанов, Алмаз Абдулхаев, Рәмил Заһидуллин, Илсаф Сайфуллин, Җәвит Гыйләҗев, Илгиз Мифтахетдинов – II һәм III урынны бүлеште.
Мулла Иленнән Ришат Канбеков, Айназ Гайфуллин I урынны алды. Ә Илназ Гыйззәтуллин «Матур алым кулланган өчен» махсус призына ия булды.
Бу бәйгедә осиноволыларны да аерым билгеләргә кирәк. Алар арасыннан Ранис Хәйруллин I урынга лаек булса, Айдар Гыймаев белән Рза Алиев II урында булды. Данил Мостафин – III урында (Тренерлары – Фирдүс Зәйнуллин).
Әлеге бәйгедә катнашкан барлык спортчыларны җиңүләре белән котлыйм. Һәр көрәшчегә киләсе бәйгеләрдә дә гел өстен чыгарга, сынауларга бирешмичә, көрәшче дәрәҗәсен саклап калырга насыйп булсын. Татар көрәше дип җан атып яшәүче һәм милли спортның үсүенә өлеш кертүче Алмаз Шәйхенуровка уңышлар һәм сәламәтлек телибез.
Рәмзия Заһидуллина.
Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев