Әй, шүрәле, шүрәле, безнең янга кил әле!
Кече Шырданда «Зеленый Дол» инвестицияләр үзәге откан Президент гранты буенча «Татар авылына сәяхәт. Каюм Насыйри мирасы» дип аталган туристлар маршруты эшли башлады. Балалар өчен «Шүрәледә кунакта» дип аталган программаны яшь туристлар бик яратты.
Ни өчен туристларны Кече Шырданда Шүрәле каршы ала соң? Эш шунда ки, Каюм Насыйри авыллар буенча йөреп, халыктан сорашып, фольклор үрнәкләре җыйган беренче татар этнографы. Нәтиҗәдә, «Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре» дип аталган хезмәте дөнья күрә. Галим, китап укучыларны су анасы, су бабасы – су ияләре, убырлар, шүрәлеләр, юха һәм бичуралар белән таныштыра. Каюм Насыйриның укучысы Тукай бик күп еллардан соң Шүрәлене әдәби персонажга әйләндерә. Шырдан кунаклары Каюм Насыйри белән бәйле булган барлык урыннарда булып, онытылмаслык тәэсирләр алды: 500 еллык талга баш иде, Каюм коесының шифалы суын татып карады, бары тик Шырдан сабан туенда гына сакланган хатын-кызларның капчык сугышы уенында катнашты.
Бөтен авылны ду китереп йөреп-карап чыккач, Шырдан бренды – сөзмәле катык ничек тәмле булмасын да, милли ризыгыбыз кыстыбый үзеннән-үзе авызга ничек кереп китмәсен?! Кече Шырдан теләгән һәр кешене үзендә каршы алырга әзер. Каюм Насыйриның юбилее алдыннан татар халкының даһиена, аны тудырган авылга баш ияргә килүчеләргә кытлык кичермәс, дип уйлыйбыз. Халкыбыз бөек улларын хөрмәтли белә ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев