Хыянәтче ирем икенче гаиләсен яшергән (редакциягә килгән хат)
Гаиләдә төрле вакытлар: әрләшкән, үпкәләшкән, аралардан суык узган мәлләр була. Ә иң куркынычы – тормыш юлдашыңның серләре барлыкка килү. Безнең никах моңсу тәмамланды. Иремнең икенче өе барлыкка килгәнлеге ачыкланды.
Миңа 32 яшь, мәгълүм булганча, тугыз ел бәхетле никахта яшәгәнмен. Ирем белән төрле сынауларны узарга туры килде, әмма икебез ягыннан да бер-беребезгә ярдәм итү, сакларга тырышу һәм ярату булганга барысын да җиңдек. Чынлап бәхетле идем! Өемдә рәхәт һәм җылы атмосфера тудырдым, камыр һәм төрле тәмле ризыклар пешерергә яраттым.
Дүрт ел бер-беребез өчен генә яшәгәннән соң, гаиләбез тулыланды – улыбыз туды. Тормыш үз җаена акты кебек, тик кечкенә бала мәшәкатьләре белән үзем турында кайгыртырга һәм иремә тиешле игътибар бирергә вакыт җиткереп бетереп булмагандыр. Аңардан бернинди ярдәм дә булмады инде: иртүк эшкә чыгып китә, соң кайта. Мин, әйтерсең көндәлек эшләр һәм бетон стеналар арасында кысылып калдым.
Бер көнне ирем эштән иртә кайтты, ә без улым белән саф һавага чыгарга җыенган идек. Өйгә кергәч тә, гаиләбез башлыгы үзен эштә күтәрүләре һәм югары ранглы хезмәткәрләр арасында урын биләве турында хәбәр итте. Шунда ук кисәтеп тә куйды: хәзер ешрак соңга кадәр тоткарланачак һәм кичке ашка соңга калачак, борчылырга кирәкми – эш шундый, йөкләмәләр күбрәк. Мин инде моңа әлләни әһәмият бирмәдем, ничек әйтте, шулай «йоттым».
Ашап алды да, эшенә чыгып китте, мин дә улым белән паркка юнәлдек. Ирем, әлбәттә инде, безнең кая барачагыбызны сорап тормады. Парк эченәрәк кереп, бер аулак урынга ял итәргә утырыйм дигәндә, күргәнемнән шок хәлендә калдым. Ирем андагы эскәмияләрнең берсендә кара чәчле, «пышный» формалы бер яшь хатын-кыз белән кочаклашып утыра, ә алар тирәсендә шатланып, әти, әти, кара әле минем кулда нәрсә бар, дип, кечкенә кызчык йөгереп йөри. Мин баскан урынымда катып калдым һәм бер сүз дә эндәшә алмадым. Кинәт икесе дә башларын минем якка борып караганда...
Язилә
Хатның дәвамын «Яшел Үзән» газетасының 33нче санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев