Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Кадерле ветераннар!

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Яңа 2023 ел белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Яңа ел бәйрәмнәре – календарьдагы даталарны алыштыру гына түгел, ә нәтиҗәләр ясау, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа планнар төзү вакыты да ул. Узып баручы елда кыенлыклар шактый булды, әмма алар безне берләштерде, көчебез һәм мөмкинлекләребезнең өстәмә резервларын ачты. Катлаулы мәсьәләләрне бергәләп хәл итеп, без яңача эшләргә өйрәндек, уникаль тәҗрибә тупладык һәм югары нәтиҗәләргә ирештек. Мөмкин булмаган күп нәрсә чынбарлыкка әйләнде.

 
Яңа елны көткәндә без сәгатьләрне генә чагыштырып калмыйбыз – уйларыбызны, планнарыбызны, эчкерсез ниятләребезне һәм киләчәктә дә туган предприятие, шәһәр, республика һәм бөтен ил язмышында актив катнашырга әзер булуыбызны да чагыштырабыз.

⚡⚡ Һәрберебезнең тырышлыгы һәм керткән өлеше бүгенгебез һәм киләчәгебез, бердәмлегебез – барлык казанышларыбызның нигезе. Тарихның чираттагы битен ачканда без яңа кызыклы проектлар, зур җиңүләр, шатлыклы ачышлар һәм онытылмас мизгелләр көтеп калабыз, гади һәм мәңгелек нәрсәләр турында хыялланабыз – якыннарыбызның сәламәт һәм бәхетле булуын, өйдә балаларның уңышлары белән сөендерүен, ә безнең алар белән горурлануыбызны телибез. Без туганнарыбызга иң кадерле нәрсәне – күңел җылысы, үзара аңлашу һәм мәхәббәт бүләк итә алабыз!

 
Яңа ел бәхетле мизгелләр хисабын арттырсын, барлык яхшы ниятләрне һәм хыялларны тормышка ашырсын, иҗади һәм тотрыклы булсын, барысын да яңа казанышлар белән сөендерсен! Кадерле яшел үзәнлеләр, сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм тотрыклылык телибез! Яңа ел котлы булсын!

Ренат Мистахов,
«Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе» АҖ
генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев