Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!

Кадерле дуслар!

Яңа елга аяк басканда без тради­цион рәвештә нәтиҗәләр ясыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез.
Узып баручы ел җиңел булмады, әмма Яшел Үзән шәһәре һәм районы өчен бик әһәмиятле вакыйгалар белән тарихка кереп калачак.
 

Быел 30 ел эчендә беренче тапкыр 1224 урынлык мәктәп төзелде, мәдәни үсеш үзәге, поликлиника, шулай ук Күгеш һәм Октябрьскийда күп функцияле үзәк ачылды. Яшел Үзән районында «Тура 2.0» индустриаль паркы төзелеше башланды, анда моношәһәр халкы өчен яңа эш урыннары булдырылачак. Васильевода яңа балалар бакчалары проектлана, 2нче мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, беренче бассейн ачылды. Әйшә авылында 3D-пичәтле инновацион технология­ләре ярдәмендә төзелә торган беренче һәм әлегә Россиянең бердәнбер торак комплексы бистәсе төзелә. Болар әле без сезнең белән башкарган эшләрнең бер өлеше генә.


📌📌 Безнең бурыч – шәһәрне һәм ра­йонны барлык өлкәләрдә алга таба үстерү, беренче чиратта, Яшел Үзән матур һәм җәлеп итәрлек, халык өчен мөмкин кадәр уңайлы булыр­га тиеш, һәм моның өчен башкарасы эшләр байтак.
Яңа 2023 ел һәр өйгә сәламәтлек, мәхәббәт һәм бәхет алып килсен, безнең өчен яңа идеяләр, истәлекле вакыйгалар һәм яхшы үзгәрешләр чоры булсын.

 
Бәйрәм белән!

 
Михаил Афанасьев,
Зеленодольск муниципаль районы башлыгы, Зеленодольск шәһәре мэрым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев