Хезмәткә багышланган гомер: Флера Хәким кызы Хәйруллина Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә 40 ел эшләгән
Эчке эшләр системасында бу ханым погоннар тагып һәм җинаятьчеләр артыннан йөгереп йөрмәсә дә, башка хокук сакчылары кебек үк җаваплы постта вазифа башкара. Мөһим һәм рәсми кәгазьләр белән эшләргә, теркәргә, җавап бирергә һәм башкалар. Бетмәс-төкәнмәс канцелярия эше. Нәрсә-нәрсә, ә менә хокук саклау органнарында документлар белән бервакытта да кытлык юк.
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә 40 ел эшләп, лаеклы ялга 73 яшендә киткән хезмәт ветераны һөнәри бәйрәмне көтеп ала.
10 ноябрь – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан мактаулы һәм ихтирам казанган, делопроизводство бүлегендә озак еллар эшләгән Флера Хәким кызы Хәйруллина белән очрашуыбыз юкка түгел. Хәзер ул лаеклы ялда, әмма аны хезмәттәшләре онытмый. Идеаль кешеләр булмаса да, Флера Хәйруллинага бу сыйфат туры килә ди алар да.
Ә бит аның хыяллары бөтенләй башка төрле була. Киләчәген хокук саклау органнары белән бәйлиячәген белсәме? Күз алдына да китермәгән, әлбәттә. Әмма тормыш барысын да үз урынына куя. Органнарга килүе очраклы булса, анда озак елларга калуы очраклы түгел.
«Математиканы бик яхшы белә идем. Имтиханны беренче булып тапшырып чыккач, бирә алмадыңмы әллә, дип сораучылар булды хәтта», – дип сөйли ул. – Стипендия алып укый башладым. Мин бик яшь идем, ярдәм итүчем дә юк. Әтием 50 яшьтән пенсиягә чыкты, энем бар. Биологиядән бер укытучы имтиханда миңа «өчле» билгесе куйды һәм шуның белән киләчәгемне хәл итте. Стипендиясез уку авырлашты, читтән торып укуга күчәргә туры килде. Шул вакытта күршедә яшәүче апа мине нарсудка эшкә чакырды, өйрәтте, урыны җәннәттә булсын. Суд утырышларында протоколлар яза идем. Җиңел булды дип әйтмим, мин бит татар мәктәбен тәмамладым. Китаплар бик күп укый идем, шул нык ярдәм итте. Протоколларны өйгә алып кайтып күчереп утыра идем. Вакыт һәм акча җитмәү аркасында университетта укуымны ташларга туры килде. Укып чыксам, начар кеше булмас, бәлки җитәкче дә булган булыр идем».
Флера Хәйруллина шулай суд протоколлары язу белән янып-көеп йөргәндә, теләсә-теләмәсә дә төрле язмышларны йөрәге аша үткәргәндә, аны көтмәгәндә эчке эшләр бүлегенә канцеляриягә чакыралар. Анда күп еллар хезмәт куйган Мария Павловна пенсиягә киткәч, аның урынына кеше эзләгән булалар. Бу вазифага теләсә кемне куеп булмый, чөнки эш бик катлаулы, җитдилек, белем һәм төгәллек таләп итә торган.
«Нарсудта шундый хатын бар, сезгә ул гына ярдәм итә алыр, дигәннәр. Әмма мине нарсудтан да җибәрәселәре килмәде, елап беттем. Милициядә оклад күбрәк, аннан балаларны укырга йөртергә якынрак иде, фатирыбыз да шул тирәдә генә», – дип сүзен дәвам итте язмабыз герое. – 14 ел эшләгән урыннан милициягә күчтем. Анда да җаваплылык көчле булды, гел килеп тикшереп кенә тордылар. Совет чорында документлар да күбрәк була иде. Шуңа карамастан, мин эшләгән бүлекчә республика буенча да гел беренче урында барды. Делопроизводство – беренче карашка гына документлар теркәү ул. Аның нечкәлекләре бихисап. Һәр документның үз урынын билгеләргә, кайда мөһер, кайда штамп сугарга, кайсысын почта аша җибәрергә, яисә кулдан кулга тапшырырга икәнен яхшы белергә кирәк.
Һәрберсенең үтәлешен контрольдә тотарга. Хата ясарга ярамый. Дөрес, эш барышында тәҗрибә туплана. Кем нинди генә белешмә сорап кермәсен, мин аның кайда икәнлеген төгәл белә идем. Нинди генә комиссия килмәсен, бервакытта да кимчелекләр тапмады. Эшкә дә мин иртәрәк, алданрак барырга тырыштым, кирәкле мәгълүматларны туплап, сәгать сигезгә кадәр хакимият һәм көч структуралары алып китәрлек итеп әзерләп куя идем».
Канцелярия эше иртәдән кичкә кадәр кәгазьләрне бер урыннан икенче урынга күчерү белән генә чикләнми. Бихисап мәгълүмат кергән эш кәгазьләре, секрет документлар белән эш итү төгәллек, җитезлек, зирәк акыл, шулай ук аралашу осталыгы, компетентлык таләп иткән. Грамоталылык турында әйтеп торасы да түгел. Мондый сыйфатларың булмаса, бу бүлектә озак эшләп булмас иде. Ә Флера ханым очрагында җитәкчеләр дә, хезмәттәшләре дә аңа бернинди дәгъва белдерә алмаган. Чөнки сәбәпләре табылмаган. Хезмәт елларында биш җитәкче белән эшләргә туры килүе үзе бер могҗиза. Ул аларның һәркайсын хөрмәт һәм рәхмәт белән, яратып искә ала. Димәк, дус һәм тату эшләгәннәр. Флера ханым үзенең хәтта законлы ял көннәрендә дә ял итмәгән. Почтада газета тарата торган булган. «Көненә 5 сум бирәләр, шуңа бер сумка ашамлыклар алып кайта идем», – дип тә шаккатырды ул.
Флера ханым сөйләгәннәргә карап, шәхси тормышына ничек вакыт тапты икән, дип уйлыйсың...
Әлфия Зыякаева мәкаләсенең дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №44 (8 ноябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев