Хәзерге әти-әниләргә әйтәсем килә: ачыгыз күзегезне, кемнәрне үстерәсез сез?!
«Мин сине судка бирәм, не имеешь право миңа сугарга!»
Оныкларымнан зарланасы килә. Килә дә... Ә уйласаң, аларның хәзер ата ялкау булып үсүләренә без тәрбияләгән балалар гаепле булып чыга түгелме соң? Безнең ул-кызлар шундый булырга юл куя бит аларга. Бернәрсәдән тыймыйлар, кисәтү ясамыйлар, ул берәрне арт якларына сыптырып алу турында сүз дә юк инде. Һее, кагылып кара, дөньяңны куптаралар елап. Әле акыллырак башлысы: «Мин сине судка бирәм, не имеешь право миңа сугарга!» – дип яный. Үлеш... Сәвит заманында яшәгән, дөрес тәрбия алган һәм намус белән гомер иткән безнең буынга бу «тегеннән» искән җилләр белән кергән нәрсәләрдән минем чәчләрем үрә тора. Чынлап торып анда шундый тәрбия дөрес дип саналамы икән? Теләсәң, сүген, тарт, эч, олыларга кул күтәр, каршы әйт, һ.б... Хәзерге әти-әниләргә әйтәсем килә: ачыгыз күзегезне, кемнәрне үстерәсез сез?! Киләчәгегез, картлыгыгыз бик тә куркыныч сезнең. Шул миһербансызлар кулына калачагыгызны уйлагыз әзрәк.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев