Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатынымда ВИЧ

Кайдан йоктырган?

21 май – Халыкара ВИЧ һәм СПИД корбаннарын искә алу көне

Кисәтү!

Исемемне әйтмәвегезне үтенәм. Шулай да, минем гаиләмнең тормышын сызып ташлаган хәл белән уртаклашасым килә, бу калган яшел үзәнлеләр өчен гыйбрәт булсын.


Дөньяда эпидемия башланганнан бирле 74 миллионнан артык кеше ВИЧ белән авырып, 39 миллионнан артыгы СПИД белән бәйле авырулар корбаны булган. Хәзерге вакытта 35 миллион кеше ВИЧ диагнозы белән яши.

Җир йөзендә ел саен өч миллион ВИЧ-инфекция­ле кеше арта, 1,7 миллионы СПИДтан үлә.
Бүгенге көндә 35-39 яшьлек һәр 40нчы россия­ле ВИЧ-инфекция белән зарарланган, ә бу яшь категориясендәге ир-атлар арасында вирус йөртүче һәр 30нчы кеше. Бу инфекция нигездә җенси юл белән йога. Россиядә беренче СПИД корбаны 1987 елда Санкт-Петербургта теркәлгән булып, бүгенгә бу сан 287 меңнән артып киткән.


ВИЧ (кеше иммунодефициты вирусы) гадәти булмаган вирус: кеше күп еллар зарарланган булырга һәм шул ук вакытта сәламәт булып күренергә мөмкин. Организмга эләккән вирус тик тормый, әкренләп кенә кешенең иммун системасын җимерә башлый. Кеше авыруның нинди дә булса симптомнарын сизгәнче, вирус организмда ун һәм аннан да күбрәк ел булырга мөмкин. Бу вакыт эчендә ул үзен бөтенләй сәламәт хис итә һәм шул ук вакытта бу вирусны башкаларга йоктыра ала.

 

Шушы мәкерле вирус корбаны булган бер гаиләне мисал итеп язып узасым килә. Гаилә башлыгын болай күреп белә һәм аның фаҗигасе турында да ишеткәнем бар иде. Шушы язма әзерләнгәндә авыр булса да, аңа мөрәҗәгать иттем. Шуңа күрә исемнәрен үзгәртеп бирәм. Кешеләр белсен: бу куркыныч вирус безнең янда күптән яши һәм таныш-белеш­ләрне дә читләтеп узмый. Әлегә югарыда әйтелгән статистикага карасак, авыручылар һәм корбаннар саны да кимеми.


Бу авыр сөйләшүдән баш тартмаган танышым Рифатка 43 яшь. Ул шәһәр предприятиеләренең берсендә әйдәп баручы белгеч:

– Без Ольга белән 25 яшьтә гаилә кордык. Берничә елдан безне сөендереп улыбыз туды. Хатыным зур булмаган бер оешмада хисапчы булып эшли иде. Көн артыннан төн, төн артыннан көн узды дигәндәй, еллар һаман үтә торды. Икебез дә сәламәтлеккә зарланмадык, шуңа күрә дәваханә юлын да таптамадык. Әмма 5-6 еллар элек Ольганың сәламәтлеге какшый башлады. Зарланса да, табибларга йөрмәде. Көннәрдән бер көнне, аның янына «ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килде. Хәле бик начарайган иде шул. Дәваханәгә салдылар, реанимациядә дә ятты, тикшерүләр ясагач аңарда күз күрмәгән, колак ишетмәгән авыру барлыгы ачыкланды. ВИЧ-инфекцияле, инде соңгы стадияле дип диаг­ноз да куйдылар. СПИДка әйләнгән булган инде ул. Бавыр циррозы да һәм башкалар да бар дип әйттеләр. Безнең көннәр караңгыланды, кая барып бәрелергә белми аптырадык. Чөнки мине дә тикшерергә тотындылар, улыбызны да. Анализ нәтиҗәсе әзер булганчы йокы күрмәдем, «каян килгән?» дигән уй баштан чыкмады. Мин үземне беләм, читкә бервакытта да йөрмәдем, хатынымны да андый дип белмәдем. Кемне гаеп­ләргә? Анализ, әлбәттә инде, миндә дә башлангыч стадиядәге ВИЧ-инфекция барлыгын күрсәтте. Димәк, ул Ольгадан йоккан. Ә аңа кайдан?! Аллаһка шөкер, улыбыз сәламәт булып чыкты. Бу хәтәр инфекциянең җенси юл белән кан аша күчкәнен ишетеп белә идек. Бик кызганыч, Ольганы табиблар бик тырышса да, гомерен саклап кала алмады. Миңа табиблар ВИЧ-инфекция белән дә дәваланып яшәп булганын аңлатты инде билгеле. Хәзер үземне бик битәрлим, никләр генә хатынымны тикшеренергә кумадым икән дим. Нинди башсызлык! Мин мәҗбүр итсәм, колагына гел тукып торсам, барыр иде әле. Тик менә Ольгамның вирусны кайдан, яисә кемнән йоктыруы безгә сер булып калды. Ул аны үзе белән мәңгегә алып китте. Белмим, җенси юл белән йоктыргандыр дип уйламыйм. Ә менә косметологларга, парикмахерларга йөрергә, тырнакларын, иреннәрен ясатырга бик ярата иде. Стоматолог­ларга да йөрде, әйтмим. Кем белгән бит, кайсысы гаепле булгандыр. Тормыш дәвам итә, мин дә бу кайгыдан башта психологлар ярдәменә мохтаҗ булдым, табибларга даими йөрим, әлбәттә, вирус баш калкытмасын дип даруларны да учлап эчәм. Менә шулай, сезнең белән сөйләшкәч җиңел булып китте. Кешегә сөйләргә куркыныч бит. Әлегә күбрәк үз-үземә бикләнеп яшим. Әмма улымөчен яшәргә, эшләргә, аны аякка бастырырга кирәк. Ахырга кадәр булмаса да, мин бу авыруны җиңәрмен дип уйлыйм. Әгәр дә, хатынымда авыру вакытында ачыкланса, ул да яшәр иде әле. Кем белә, медицина алга бара, бәлки бу вирусны җиңә торган дару уйлап табылыр.


Кемгә һәм кайчан тикшеренергә кирәк?


Белгечләр, ВИЧ-инфекциягә ярты ел саен тикшеренеп торырга киңәш итә. Әгәр дә ниндидер шик барлыкка килсә, һәр 3 ай саен. Хәзерге вакытта ВИЧ-инфекция­ле кешеләр дә шундый ук тормыш алып бара, әмма бу, беренче чиратта, үлемгә китерүче авыру икәнен онытмаска кирәк. Кеше үзенең яшәү рәвешен тамырдан үзгәрткәндә генә аны хроник һәм куркынычсыз дип атарга мөмкин.

Яшел Үзәндә ВИЧ-инфекциягә аноним рәвештә тире-венерология поликлиникасында һәм Казанда СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәгендә тикшерү узарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев