Хатын-кызга елмаю бүләк итү – чын егетләрчә гамәл
Кайчандыр шәһәребезне барлыкка китерүдә төп роль уйнаган предприятиеләрнең берсе, бүгенге көндә дөньякүләм танылуга ия POZIS компаниесе һәр чараны – эш булсынмы ул, тантанамы, бәйрәмме - колачлы итеп оештырырга гадәтләнгән. Ә инде күпмеңле завод хезмәткәрләренең яртысын тәшкил иткән гүзәл затларны беренче яз бәйрәме – 8 Март уңаеннан котлауга килгәндә, аны Яшел Үзән музыкаль театрының иркен залында зурлап билгеләү традициягә әйләнгән.
Быел да искәрмә булмады һәм Серго исемендәге заводта намус белән хезмәт куючы хатын-кызларга тиешле хөрмәт күрсәтелде. Бәйрәм чарасы кысаларында төрле номинацияләрдә «Женщина POZIS» фирма премиясе тапшырылды.
Бирегә килүчеләрне театр бинасының бусага төбеннән үк бәйрәм рухы, елмаюлар, күтәренке кәеф каршылады һәм ул кичә буена дәвам итте. Бәйрәм чарасын ачканда, POZIS генераль директоры, Россия машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Радик Хәсәнов предприятие хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде һәм нәфис затларга ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы һәм язгы кәеф теләде.
- Безнең кадерле кызларыбыз! Менә инде чирек гасырдан артык, ел саен диярлек, без әлеге бәйрәмне билгелибез һәм соңгы өчесен күңелләрдә моңсулык белән. Заводтан илебез иминлеген сакларга киткән батыр ир-егетләребезнең хатыннары, әниләре һәм махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан сугышчыбыз Дмитрий Тугановның бүген биредә булуына шатбыз. Карарларыбызның дөреслеге, бердәмлегебез, үҗәтлегебез аркасында сүзебезгә колак салдылар һәм, шөкер, махсус сәнәгатебезне саклап кала алдык. Эшебезне социаль программалар белән дә киңәйтәбез: без мәктәпләр, сәламәтлек саклау учреждениеләре белән дуслыкта, бердәмлектә. Алар да биредә, әйдәгез, аларга алкышлар бүләк итик әле, – дип, чыгышын дәвам итте Радик Шәфкәтович. – Әле күптән түгел генә безнең хезмәткәрләребез төркеме бүләкләнде – фән һәм техника өлкәсендә медицина җиһазлары эшләнмәләре өчен лауреат исеменә лаек булдылар. Бу да сезнең һәм безнең куллар башкарган казаныш. Оешмабызда бик күп эшләр хатын-кызлар тарафыннан башкарыла. Барлык ир-егетләребез исеменнән сезне, нәфис затлар, беренче яз бәйрәме белән котлыйм! Хатын-кыз бәхете, мәхәббәт телим. Балаларыгыз, оныкларыгыз уңышлары белән сөендерсен, якыннарыгыз, сөеклеләрегез һәрвакыт яныгызда булсын, яратулары белән күңелләрегезгә канат куйсын. Без – ирләрнең күңел омтылышларын сыйдырырга олы йөрәгегездә һәрвакыт урын табылсын.
Иң тырыш, компетентлы һәм актив хезмәткәрләрен бүләкләү ПОЗиСның социаль сәясәте һәм корпоратив культурасының аерылгысыз өлеше булып тора. 2025 елда 10 кеше фирма премиясе лауреаты булды.
«Хатын-кыз – лидер» номинациясендә Надежда Самчева иң яхшысы дип табылды. «Зирәк хатын-кыз»да Ирина Горохова, Надежда Куличкова, Людмила Тюгаевалар җиңде. «Алтын куллы хатын-кыз» фирма премиясе Наталья Ветохина белән Альбина Ямбушевага тапшырылды. «Спорт һәм POZIS – минем яшәү рәвеше» номинациясендә Алинә Шәмсиева аерылып торды. «Икенче яшьлек буыны лидер хатын-кызы» номинациясендә Галина Родина җиңүче.
Предприятие Яшел Үзән шәһәренең мәгариф һәм медицина учреждениеләрен дә игътибарсыз калдырмаган. «Зеленодольск механика көллияте»нең гомуми белем бирү дисциплиналары укытучысы Альбина Нуриева «Яшел Үзән мәгариф легендасы (ПОЗиС версиясе буенча)» премиясенә лаек булды. Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе баш табибының оештыру-методик эш буенча урынбасары Вера Никифорова «Яраткан табиб» номинациясендә җиңүче дип танылды (ПОЗиС версиясе буенча).
Тантаналы өлештән соң, Радик Шәфкәтовичның сәхнә баскычына утырып, залда утыручы ир-егетләргә: «Утырасызмы? Мин дә утырдым. Кичәдә җырламыйбыз да мени? Әйдәгез, күтәрелегез сәхнәгә, гүзәл затларыбызга бер җырлап бирик!» – дип мөрәҗәгать итүе бик үзенчәлекле булды. Һәм сәхнәгә менгән завод җитәкчелеге ир-егетләре башкаруындагы «Зорька алая» җыры алкышларга күмелде.
«Бәрмәнчекләр» коллективы әзерләгән җыр-биюле театральләштерелгән концерт, хатын-кызның күпкырлылыгын чагылдырырлык номерларны үз эченә сыйдырган бай эчтәлекле иде, чакырылган кунакларның чыгышлары да бәйрәм бизәге булды, күңелләргә хуш килде.
ПОЗиС җитәкчелегенең хатын-кызларга ел саен шундый бәйрәм бүләк итүе, аларның намуслы хезмәтен күрүе һәм югары бәяләве, шул рәвешле гүзәл серголыларның күзләренә бәхет очкыннары салып, иреннәренә елмаю элүләре – чын егетләрчә гамәл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев