Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Укытучылар һәм остазлар елы

23нче номерлы «Алтын башак» балалар бакчасы төзелгәннән бирле, берничә мөдир алышына. Мин бирегә эшкә килгәндә Флера Мөбарәк кызы Кайгородова эшли иде. Ул мине ачык йөз белән каршы алды.

Флера ханым үзе эшли торган өлкәдә бар бас­кычны узып, югары дәрәҗәгә ирешкән кеше. 1966 елда ул балалар бакчасына няня булып урнаша, соңрак һөнәрен үзләштереп, тәрбияче булып эшли башлый. Яшь кызның теләген, коллегалары белән аралаша белү осталыгын күргән бакча мөдире аны методист итеп куя. Ул елларда күп кенә тәрбиячеләрнең остазы була ул. Ә 1990 елдан Флера ханым үзе балалар бакчасы мөдире вазифаларын кабул итеп ала.

Акыллы, зирәк, тыйнак, үз фикерен әйтә белүче, сүзен үлчәп сөйләшүче, әдәпле, кешелекле, вәгъдәсендә торучы бу ханымны коллегалары бик хөрмәт итә. Ул пөхтә, зәвык белән киенүче, һәрьяктан безгә үрнәк күрсәтүче җитәкче булды. Бакчабызда һәрвакыт ямьле, матур, өйдәгечә җылы мохит хөкем сөрде. Күз төшәрлек матур итеп тегелгән пәрдәләр Флера ханымның эскизлары буенча тегелә иде.

1990 елларда татар милли мәдәниятенең күтәрелеш, яңарыш чоры икәнен күпләр хәтерлидер. Бакчабызда күп чаралар уздырылды, мәсәлән: «Чигелгән сөлге – күңел көзгесе», «Кызыл йомырка бәйрәме», «Нардуган», «Нәүрүз», «Каз өмәсе» бәйрәмнәре. Бакчабызда кунаклар күп була иде. Төрле чаралардан соң, Флера Мөбарәк кызы һәммәбезнең аларга керткән өлешен искәртеп, рәхмәтләр әйтә, барыбызның да эшен бәяләвен ассызык­лый, безне куандыра иде. Әти-әниләрнең тәрбиячедән нинди дә булса ризасызлыгы булса, ул бу хәлне һәрьяклап тикшерә, очына чыга, тәрбияченең бу очракта бөтенләй гаепсез икәнлегенә ачыклык кертә иде. Һәрвакыт гадел булды!
Мөдир булып эшләү җиңел түгел: канат астыңда ничә хезмәттәш, һәрберсенең үз характеры, холкы, үзенең гаилә хәле. Ул һәрбер хезмәттәшнең хәлен белеп торды, төпле киңәшләре белән булыша килде, өмет чаткылары уята белде.
Мөдиребезнең документлары һәрвакыт тәртиптә, пөхтә итеп урнаштырылган булыр һәм аны Гороно – шәһәрнең белем бирү бүлекчәсе җитәкчеләре башка мөдирләргә үрнәк итеп куя иде. Төрле балалар бакчасы мөдирләре килеп, Флера ханымнан документлар җыю, туплау серләренә өйрәнүләре дә хәтердә.
Көчле оештыручы, талантлы, алдынгы фикерле, булдык­лы, мәгълүматлы җитәкчебез балалар бакчасы һәрчак гөрләп торсын, уңышларга ирешеп алга барсын, югары үрләр яуласын дип омтылды, һәр хезмәттәшкә эшләргә җайлы, уңайлы булсын, ә әти-әниләр балаларын бакчада ышаныч белән калдырсыннар өчен тырышты. Без дә мөдиребезнең битенә кызыллык китермәдек, коллективыбыз тату, берләшкән команда булып тупланган иде.


Флера Мөбарәк кызы нәкь 55 яшь тулгач, лаеклы ялга китте, остаз буларак үзе өйрәткән яшьләргә юл бирде. Өйдә ул зирәк әни, иренә тугры, ышанычлы хатын, ике оныгының яраткан әбисе дә әле. Максатларына ирешеп, алга таба атлаучы оныкларының уңышларына сөенеп яши Флера ханым. Һәрьяклап үрнәк алырлык, акыллы, югары культуралы, бер-берләренең кадерләрен белеп яшәүче гаилә алар Кайгородовлар!

Җәй көне шәһәр яны бакчаларында Флера ханым матур чәчәкләр үстерә, табигатькә хозурланып йөри. Ә анда чәчәкләрнең нинди генә төрләре юк!

Флера ханым хәзер дә шалтыратып, барыбызның да хәлләрен белеп тора, үзенең элеккеге хезмәттәшләрен онытмый, бәйрәмнәр белән котлый. Үзебез дә аның белән элемтәдә, әле дә аның киңәшләрен сорыйбыз.
Бакчабызның көтеп алынган кунагы, хөрмәтле ветераны да ул!

Флера Мөбарәк кызы әйтүенчә, коллегалар – хезмәттәшләр Гөлсинә Гарипова, Флера Камалетдинова, Зинаида Медведева, Мәгъзүмә Арсланова, Ирина Герасимова, шәфкать туташы Наҗия, Татьяна Феоктистова, Наташа Макаренко, Хәлимә Кәлимуллина, Равилә Зәйнуллина хаклы рәвештә мәңгегә «Алтын башак»ның алтын фондына кереп калды!

Лилия Гарипова,
23нче «Алтын башак» балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев