Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Хәрби хезмәткә үз теләкләре буенча китүчеләр контрактчыдан яки мобилизацияләнүчедән ничек аерыла?

Сорау-җавап.

Үз теләкләре буенча махсус хәрби операция зонасына китеп тә, формаль рәвештә хәрби хезмәткәр булып саналмый торган кешеләр. Әгәр контрактчы хәрби исем һәм вазифалар алып хезмәт буенча алга бара алса, ирекле кешенең  хәрби гамәлләрдә катнашып, ә аннан соң, вакыты чыккач гражданлык тормышына кайту хокукы бар.

Мобилизацияләнүчеләр белән хәрби зонага  үз ирекләре буенча китүчеләрне бутарга кирәкми, чөнки мобилизацияләнүче повестка алып, аның буенча ул хәрби комиссариатка килергә тиеш. Иреклеләр фронтка бары тик үз теләкләре белән генә бара ала.

Контракт вакыты
Үз теләге белән китүчеләр өчен контрактның минималь вакыты –  3 ай. Максималь – 1 ел. Иреклеләр контракты тәмамланганчы хезмәт итә, шул ук вакытта, әгәр теләсә,  аны озайта да ала.

Түләүләр күләме
Иреклеләрнең акчалата тәэмин ителеше контрактчы сугышчыларныкы кебек үк. Ул инде булган хәрби исемгә һәм вазифага бәйле.
Алар хәрби хәрәкәтләр ветераннары статусын нәкъ контрактчылар белән мобилизацияләнүчеләр кебек үк ала.

Ташламалар:

  • югары пенсиягә хокук;
  • мохтаҗлар өчен торак;
  • мөлкәт салымыннан азат ителү;
  • торак-коммуналь хуҗалыкка чыгымнарның яртысының компенсацияләнүе;
  • чиратсыз медицина ярдәме;
  • теш протезларыннан тыш, протезлар белән түләүсез тәэмин ителүе;
  • транспорт салымыннан азат ителү, автобусларда бушлай йөрү, йортны газга тоташтыруның компенсацияләнүе — төбәккә бәйле.

Фото: "ЯҮ" архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев