Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бер хатын-кыз халык рецепты белән «дәваланып» үлә язган

Кытайда бер әбекәй хроник авыруын бака белән дәваламакчы булган.

Фото: ясалма интеллект

Чжан фамилияле 82 яшьлек әби күп еллар билендәге бүсер белән җәфаланган. Чирен үзе "дәваламакчы" булган. Моның өчен ул гаиләсеннән 8 бака тотып китерүләрен үтенгән, ләкин аларның ни өчен кирәклеген әйтмәгән.

Халык рецептын файдаланган әби беренче көнне - 3, икенче көнне 5 баканы тере килеш ашаган. Тиздән эче авыртудан җәфалана башлаган, ярый ла улы аны дәваханәгә илткән. Ханчжоудагы Чжэцзян университеты каршындагы клиниканың медицина хезмәткәрләре пенсионерга ашкайнату системасына зыян салган паразитар инфекция диагнозы куйган. Табиблар әбинең гомерен коткарып калган.

Дәваханәнең өлкән табибы Чжунвэнь белдерүенчә, соңгы елларда аларга шундый берничә пациентны дәваларга туры килгән. Бакалардан тыш, кайберәүләр елан яисә балыкның үтен эчә, яисә тәннәренә бака тиресен сылыйлар икән. Мондый ысуллларның исбатланган файдасы юк, әмма сәламәтлеккә җитди зыян салырга, мәсәлән, сукыраюга, куркыныч инфекцияләргә, хәтта үлемгә кадәр илтергә мөмкин ди белгеч. 

Резида КАДИКОВА, Өмет
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев